Константин Толкачёв
Константин Толкачёв, Константин Борис улы Толкачёв (рус. Константин Борисович Толкачёв, 1953 елның 1 марты, ССРБ, Кемерово өлкәсе, Сталинск) — дәүләт эшлеклесе, хокук белгече, юридик фәннәр докторы (1998), профессор (1998). Башкортстанның (1997) һәм РФ (2008) атказанган юристы, РФ Эчке эшләр министрлыгының почетлы хезмәткәре (2000). Эчке хезмәт генерал-майоры (1998). 1999 елдан Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе. Тәрҗемәи хәле1953 елның 1 мартында Кемерово өлкәсенең Сталинск (1961 елдан Новокузнецк) шәһәрендә туган. ССРБ Эчке эшләр министрлыгының Рязань югары мәктәбен (1977), академиясен (1984) тәмамлаган. Юридик фәннәр докторы (1998), профессор (1998). РФ Юридик фәннәр академиясенең хокукый әгъзасы. Өч йөздән артык гыйльми хезмәт авторы. Фәнни тикшеренүләре дәүләт һәм хокукның гомуми теориясе, конституцион хокук һәм кеше хокуклары проблемаларына багышланган [1]. Гыйльми хезмәтләре
Хезмәт юлы1970 елда — Кузнецк металлургия комбинатында (2003 елдан Новокузнецк металлургия комбинаты) торбалар ябыштыручы ярдәмчесе. 1971–1973 елларда Совет Армиясендә хезмәт итә. 1977–1996 елларда — ССРБ (1991 елдан РФ) Эчке эшләр министрлыгы системасында җитәкче вазыйфаларда. 1996–2003 елларда — РФ Эчке эшләр министрлыгының Уфа юридик институты башлыгы. 2003 елдан отставкада. Иҗтимагый һәм дәүләт эшчәнлеге1999 елдан — Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутаты (II—V чакырылышлар). 1999–2001 елларда — Россия Федерациясе Федераль Җыенының Федерация Советында конституция законнарын чыгару комитеты әгъзасы. 1999–2001 елларда — Европа Шурасында (Страсбург, Франция) җирле һәм төбәк хакимиятләре конгрессының Төбәкләр палатасында Россия Федерациясе вәкиле урынбасары. 2002 елдан — Россия Федерациясе Законнар чыгаручылар советы әгъзасы. 2002 елдан — Башкортстан Республикасы Президенты (2015 елдан Башлыгы) каршындагы ярлыкау мәсьәләләре буенча комиссия җитәкчесе. 2009 елдан — Бердәм Россия фиркасенең Башкортстан бүлекчәсе сәяси шурасы җаваплы сәркәтибе[2]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia