Косово Милли китапханәсе
Косово Милли китапханәсе (алб. Biblioteka Kombëtare e Kosovës, серб. Народна библиотека Косова) — өлешчә танылган Косово Җөмһүриятенең иң югары китапханәсе, җөмһүриятнең башкаласы Приштина шәһәрендә урнашкан. Косовоның матди һәм мәдәни мирасын туплау, саклау һәм һәр теләүчене бу материаллар белән тәэмин итү мөмкинлеге - китапханәнең төп максаты. Китапханәдә даими рәвештә күргәзмәләр үткәрелә, милли газеталар туплана һәм саклана. Милли китапханә катлаулы тарихы белән дә, үзенчәлекле стильдә төзелгән бинасы белән дә күп кешенең игътибарын җәлеп итә. Проект хорват архитекторы Андрия Мутнякович тарафыннан булдырылган. ТарихНигезләнүКитапханә тарихының чишмә башы XIV—XV гасырга юнәлә.[3] Борынгы мөселман һәм христиан җәмгыятьләре мирасы - китапханәнең иң борынгы хәзинәсен тәшкил итә.[4] Институт формасында Косово китапханәсе 1944 елның декаберендә оеша һәм иң әүвәл Призрен шәһәрендә ачыла.[5] 1982 елда Косовоның хәзерге башкаласы Приштинага күчерелә һәм шул елдан бүгенге көннәргә кадәр бинасын алмаштырмый. Бу еллар дәвамында китапханәнең исеме күп тапкыр үзгәртелә. Бу үзгәрешләр сәяси вазгыять, хакимият алмашынуыннан гыйбарәт.[6]
![]() 1989—1999 еллар1989 елда Югославия хакимияте тарафыннан Косово автономиясе юкка чыгарыла. Күп албаннар эш һәм уку урыннарыннан куыла. Албан-серб конфликты дәвамында албаннарның күп дәүләт һәм шәхси китапханәләре ябыла. Хәтта җирле албан халкына Косово Милли китапханәсенең тупсасы аша атлау да катгый тыела. Китапханәнең зур өлеше серб православ дини мәктәбенә тапшырыла, икенче өлеше Босния һәм Герцеговина, Хорватия качак серб кешеләрен вакытлыча урнаштыру өчен кулланыла. Китапханә архивлары тарафыннан албан телендәге язмалар һәм басмалар җыю туктатыла.[7] НАТОның Косово җирендә хәрби операциясе тәмамлангач, Милли китапханәнең хәрби идарә һәм контроль үзәге буларак куллануы ачыклана. Махсус сакланучы мәдәни объетларны сугыш вакытында хөкүмәт тарафыннан үзләштерү төп сугыш кануннарын бозу дип таныла. Китапханә җирлегендә күп ташландык хәрби киемнәр, сугыш кораллары да табыла. Бер атна дәвамында НАТО хәрби көчләре тарафыннан китапханә бинасы миналарга каршы тикшерелә һәм чистартыла.[7] Төрле оешмалар мәгълүмәтләре буенча, 100.000 гә якын албан телендәге басма серб хакимияте тарафыннан кабаттан эшкәртү максаты белән Липлян фабрикасына җибәрелгән. Бу китаплар арасында зур кыйммәткә ия булган милли мирас нөсхәләре дә булган.[8] ТергезүКосово сугышы тәмамланганнан соң, китапханә бинасында реконструкция эшләре киң җәелеп китә. ЮНЕСКО, Аурупа Шурасы, Халыкара китапханәләр ассоциацияләре һәм оешмалар федерациясе белгечләренең тыгыз хезмәттәшлеге белән реконструкция эшләре тәмамлана.[9] Белгечләр төркеме тарафыннан китапханә эше буенча махсус программалар булдырыла.[10] Махсус эксперттар төркөме китапханә эшенә өйрәтү буенча төрле программалар төзи. Косово Милли китапханәсен тергезүгә АКШ илчелеге, Цюрих Үзәк китапханәсе, АИХО, Райффайзен банкы һәм башка күп төрле сәяси, җәмәгый һәм сәүдә оешмалары зур өлеш кертә[6]. АрхитектурасыКитапханәнең хәзерге бинасы ачылышы тантаналы 1982 елның 25 ноябрендә уза. Проект авторы — хорват архитекторы Андрия Мутнякович. Бина төрле зурлыктагы һәм тоташ ятьмә сыман металл конструкцияләр белән тулысынча каплан 99 гөмбәздән һәм зенит тәрәзәләреннән гыйбарәт; 16.500 кв.метр мәйданны алып тора.[11] Китапханәнең идәннәре мәрмәр мозаикасы белән капланган. Залның гөмбәзләре аны табигый яктылык белән тәэмин итү максаты белән проектлаштырылган.[12] Китапханә 2.000.000 га якын данә китап һәм башка тарихи яктан кыйммәтле чыганаклар саклый ала.[11] Китапханә фойесында даими рәвештә төрле мәдәни чаралар үткәрелә. Бинада түбәндә китерелгән заллар урнашкан:
Галерея
Чыганаклар
Искәрмәләр
Шулай да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia