Кызыл Армия районы (Чуашстан)
Кызыл Армия районы (чуаш. Красноармейски районĕ) — Чуашстанның үзәгендәге муниципаль район. Административ үзәге — Красноармейское авылы. ГеографияКызыл Армия районы Чуашстанның үзәгендә урнашкан. Район территориясе 456,3 км². Төньякта Чабаксар, төньяк-көнчыгышта Чуел, көньякта Канаш һәм Урнар, көнбатышта Алик һәм Моргауш районнары белән чиктәш. ТарихРайон 1935 елның 9 гыйнварендә Торак районы буларак оеша. Үзәге булып Алгы Торак авылы торган. 1940 елда авыл атамасы Красноармейскига алыштырылгач, район атамасы да Красноармейскига үзгәрә. Бүгенге көндә авыл атамасын кире Алгы Торакка алыштыру планлаштырыла. ХалыкХалык саны 16,110 мең кеше (2010 елга). Милли составы: чуашлар — 98%. Административ бүленешеРайонда 2004 елдан 9 авыл жирлеге урнашкан. ИкътисадАвыл хуҗалыгында төп тармаклар: сөт, ит, бәрәңге, колмак, яшелчә җитештерү. Шулай ук, кирпеч заводы да эшләп килә. Танылган шәхесләр
ИскәрмәләрСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia