Кызыл Шәрекъ (Арча районы)
Кызыл Шәрекъ (рәсми исеме рус. Красный Восток), халык телендә «26 авылы» (рус. Деревня 26) ― 1942 елдан 1972 елга кадәр Татарстан АССР Арча районында гамәлдә булган, 1974 елда бетерелгән торак пункт (авыл). Урнашуы
Торак пункт Арча районы урманында, Арчага – 40, Шәмәрдәнгә 12 чакрым ераклыкта урнашкан булган. Күрше авыллар Мөндеш авылдан ― 12, Яңа Ключище 4 км ераклыкта. АтамасыАрча районы урманының 26нчы кварталында урнашканга күрә, авыл атамасы халык телендә «26» дип йөртелгән[1]. Климат
Климат уртача континенталь. Кёппен-Гейгер климатлар классификациясе буенча климатның коды: Dfb[2]. Уртача еллык һава температурасы 3.5 °C.[3] ТарихБөек Ватан сугышы башлангач (1941 елның 22 июне), агач күмерен әзерләү буенча бөтен ил буенча күп урыннарда урман сәнәгате хуҗалыклары (леспромхоз) оештырылган. Аларның берсе 26нчы кварталда урнашкан. Урманчылар вахта белән килеп эшли, шалашларда, баракларда яши. Хәрби хәрәкәткә яраксыз яки фронттан бронь белән калган ирләрне, аларның гаиләләрен бирегә китерәләр. Аларны авыл советлары җибәргән. Беренчеләрдән булып, 1941 елда Рәхимҗан Гарифуллин килгәне билгеле. Шулай итеп, урман эчендә Красный Восток бистәсе барлыкка килә[4]. Кешеләр урманны кискән, агач яндырып, паровозлар өчен югары сортлы күмер әзерләгән, каен тузыннан дегет ясаган. Бөтен авыр эш кул хезмәте белән башкарылган. Эшчеләргә көндәлек паёк 350 грамм ипи булган. Авылга таза эшче атлар алып килгәннәр. Законнар кырыс булган. Һәр ат өчен җавап бирергә туры килгән. Атлар төп транспорт чарасы булган. Әзер агачны, күмерне ат арбасына төяп, Шәмәрдән тимер юл станциясенә чыгарганнар. Бистә халкы октябрьдән мартка кадәр урман кискән, агач еккан. Җәй көне бу эш тукталып торган, булган агачны эшкәрткәннәр, күпләре күмер базында эшләгән. Күмергә сорау зур булган, чөнки немец гаскәре Донбассны басып алгач, илдә күмергә кытлык килеп чыккан. Игенчелек белән дә шөгыльләнгәннәр. Яшелчәдән бәрәңге, суган утыртканнар. Сыерлар, йорт кошлары асраганнар[4]. Башта күчеп килүчеләр землянкаларда, шалашларда яшәгәннәр. Аннары эшчеләр өчен бараклар төзелгән. Подстанция булдырылган. Утны иртәнге 5тә биреп, кичке 11дә сүндергәннәр. Бистәдә балалар бакчасы, пилорама, пекарня, клуб, кибет төзелгән. Сугыштан соң башлангыч мәктәп ачылган (укытучылар Гөлбикә апа һәм Сәфәр абый), аны тәмамлаган балалар, 4 км урман аша Яңа Ключище авылына йөреп, җидееллык рус мәктәбендә укыган. Җәяү 18 чакрым юл үтеп, Балтач урта мәктәбенә укырга баручылар да булган. Күп кенә гаиләләр, йортлар төзеп, үз хуҗалыгын булдырган, коелар казып, су проблемасын хәл иткән. Торак пунктта дүрт урам, 60тан артык (башка мәгълүматлар буенча, 100) йорт булган[4]. «26» авылы Арча районы составына кергән, авылга Сеҗе, Ташкичү, Починок-Поник, Яңа Ключище аша барып йөргәннәр. Авылда татарлар да, руслар да, удмуртлар да, чуашлар да яшәгән[4]. Арча лесопункты төзелеш материаллары комбинаты гына булып калгач, халык, эш юклыктан, яшәргә шартлар булмаудан, 1968 елдан башлап, күрше авылларга, Арчага, Балтачка, Шәмәрдәнгә, шулай ук Балтач, Арча, Саба районнарына күченә башлый. Ташкент кебек ерак җирләргә китүчеләр дә була. 1974 елда биредән соңгы гаиләләр китә. Соңгы күчеп китүчеләр ― Рәхимулла Гыйматдинов гаиләсе, Хәнәфи гаиләсе[1]. Торак пунктның хәзер зираты гына калган һәм иске гараж биналары сакланган. 2004 елдан башлап, июль аеның соңгы шимбәсендә авыл урнашкан урында авылдашлар җыелу гадәткә кергән. Хәзер бу юнәлештә юллар юк, шуңа күрә Балтач ягыннан Нормабаш аша йөриләр. Социаль челтәрдәге төркемгә 71 кеше теркәлгән, даими аралашып торалар. Авылдан киткәндә 12 яшендә булган Рушания Бәдретдинова авыл турында китап чыгару өчен мәгълүмат туплый, архивларны өйрәнә[1]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia