Кыргыз Республикасы милли язучылар берлеге
Кыргыз Республикасы милли язучылар берлеге (кырг. Кыргыз Республикасынын Улуттук жазуучулар союзу, рус. Национальный союз писателей Киргизской Республики), 2005 елга кадәр — Кыргызстан язучылар берлеге (кырг. Кыргызстан Жазуучулар союзу) ― Кыргыз Республикасы профессиональ язучыларын берләштерүче иҗтимагый иҗат оешмасы. 2024 елның 22 апрелендә берлекнең XVI корылтаенда Язучылар берлеге рәисе итеп Каныбәк Иманалиев сайланган[1]. Тарих![]() 1927 елда Кыргыз үзәк педагогика техникумында (хәзерге Йосыф Баласагунлы исемендәге Кыргыз милли университеты[d]) «Кызыл учкун» яшьләр әдәби түгәрәге оештырыла. 1930 елда аның нигезендә Кыргыз пролетар язучылары ассоциациясе төзелә[2]. 1932 елда ВКП(б) Үзәк Комитетының «Әдәбият-сәнгать оешмаларын үзгәртеп кору турында» карары чыга, шуның белән бәйле рәвештә ВКП(Б) ның Кыргыз өлкә комитеты 1932 елның 16 июлендә «Кыргыз пролетар язучылар ассоциациясен Кыргызстан Язучылар берлеге итеп үзгәртеп оештыру турында» карар кабул итә[3]. 1934 елда Кыргызстан Язучылар берлегенең беренче корылтае була. Съезд идарәне, секретариатны һәм рәисне сайлый торган югары орган булып тора[2]. Язучылар берлегендә проза, шигърият, драматургия, тәнкыйть, балалар әдәбияты, әдәби тәрҗемә иҗади секцияләре, шулай ук рус язучылары секциясе һәм берлек әгъзаларын җыю белән шөгыльләнүче комиссия булдырылган[4]. 1966 елда Язучылар берлегенең Ош бүлеге, соңрак Кыргызстанның барлык өлкәләрендә бүлекчәләр оештырыла[4]. 2005 елдан Кыргыз Республикасы милли язучылар берлеге дип атала[2]. Рәсми басмаларСовет чорында язучылар берлеге «Кыргызстан маданияты» (Кыргызстан мәдәнияте) газетасын һәм «Чабуул» (Атака), ««Ала-Тоо»[d]» һәм «Литературный Кыргызстан» (Әдәби Кыргызстан) журналларын чыгарган[4]. Хәзерге заманда «Кыргыз адабияты» рәсми органы, «Адабий Ала-Тоо» газетасы һәм «Жаңы Ала-Тоо» журналы чыга[2][5]. Язучылар союзы каршында СССР Әдәби фонды бүлеге,[4] матур әдәбиятны пропагандалау бюросы[2] һәм «Арашан» иҗат йорты эшләгән[2]. Хәзерге вакытта берлектә 600 гә якын язучы бар[4][6]. Берлек рәисләре
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia