"Хан үләне, боланут, иван-чай, кипрей" атамалары да билгеле. [6].
Таралуы
Кырлыган чәчәк атуы
200 гә якын төре билгеле, тропиклардан кала, бөтен Җир шары буйлап таралган. Татарстан территориясендә 9 төре бар. Төкле кырлыган (E. hirsutum), саз кырлыганы (E. palustre), вак чәчәкле кырлыган (E. parviflorum) барлык районнарда да очрый; тимер сабаклы кырлыган (E. adenocaulon), ал чәчәкле кырлыган (E. roseum) һәм башкалар — республикада сирәк очраучы төрләр. Су буйларында, сазлыклы болыннарда, чишмәле сазлыкларда үсә.
Ботаник тасвирлама
15–150 см биеклектәге төкчәле үләнчел үсемлек, озын җир асты һәм җир өсте үсентеле. Яфраклары тасма, ланцетсыман, бөтен, утырма яки кыска сабаклы. Чәчәкләре алсу яки куе кызыл, чук яки башаксыман чәчәк төркемендә. Җимеше — күп орлыклы ачылучан тартмачык. Орлыклары — озын төкчәле бүрекчә. Июнь–сентябрьдә чәчәк ата. Орлыктан үрчи.
1. Кырлыган яфракларын җыеп, кара пакетка салабыз, һавасын чыгарып, пакет авызын кысып бәйлибез, бер сәгатькә кояш астында калдырабыз. Температура +30 градустан да ким булмаска тиеш.