Кырык Өйле
Кырык Өйле (Кыркиле,[1] рус. Кири-Кили, Кирикили, нуг. Кыркуьйли) — Әстерханның Ленин районына караган элеккеге карагаш татарлары авылы. Ул шәһәрнең көнчыгыш читендә, Кривая Болда елгасы яры буйлап сузылган. Карагашлар күпләп яши торган урын буларак билгеле.[1] Авылның исеме нугайчадан "кырык уьй", ягъни "кырык өй" дигәнне аңлата: нугай культурасында 40 саны изге санала һәм кайвакыт күплекне белдерә. Башка версия буенча, авыл исеме нугайча "куркуй" — камыш себеркесе дигәнне аңлата.[2] ТарихыАвыл картлары әйтүенчә, авылга XIX-XX гасыр башында Әстерхан губернасынвң Кызыл Яр өязе Ходҗитай, Сәетләр, Лапас һәм Ясын-Сокан авыллары кешеләре нигез салган. Революциягә кадәр ул Әстерхан өязенең Началов волостенә караган. 1922 елдан Яңа Авыл советы составында. 1940 елның маенда ул Әстерхан шәһәре чикләренә кертелә. ТранспортКырык Өйле авылы шәһәр үзәге белән 23 автобус һәм 37 номерлы такси маршруты белән бәйләнгән. Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia