Күгәрчен (Зиянчура районы)
Күгәрчен — Башкортстанның Зиянчура районында урнашкан зур татар авылы. 2010 ел җанисәбен алу буенча биредә 856 кешенең яшәве мәгълүм.[3] Хуҗалыклар саны — 326. Сүрәм авыл советы үзәге. Республика мөһимлегендәге Ира — Морак — Исәнгол — Магнитогорски автоюлы өстендә урнашкан. Тарихи белешмәКүрше Күгәрчен районында шундый ук исемле икенче авыл бар. Ул да татар авылы. 1917 елга кадәр ике Күгәрченнең халкы башкорт буларак язылган. Чыганаклардан билгеле, «1нче Үсәргән волостендә Күгәрчен (Салих) авылында башкортлар — җир биләүчеләр яши, әмма алар чыгышлары белән XIX гасыр башында килеп төпләнгән Казан татарлары булып тора.»[4] 1930 елга кадәр Күгәрчен Зилаир кантонына кергән, Салих волостеның үзәге шунда урнашкан. Танылган кешеләрКүгәрчендә татар шагыре, Башкортстан халык шагыйре Марат Кәримов, СССР төсле металлургия министры Владимир Дурасов дөньяга килгәннәр. ДемографияКүгәрчен авылында халык саны кимүгә түгел, нәкъ киресенчә. 1989 елда 835 кеше яшәгән: 387 ир-ат, 448 хатын-кыз. 2002 елда 918 кеше була: 423 ир-ат, 495 хатын-кыз. Халык саны динамикасы:
Яманатлы 2002 ел Җанисәбенә ышансак, биредә татарлар 69% тәшкил итәләр. 30% — башкортлар. Икътисади һәм социаль тормышАвылда татар теле укытыла торган районда бердәнбер тулы урта мәктәп бар. «Гөлбакча» балалар бакчасы. Амбулатория. Авыл мәдәният йорты. Элемтә бүлеге. Кафе «Ямашла», ҖЧҖ «Маяк» идарәсе, МТМ, МТФ (сөт фермасы), иген амбарлары, кемпинг, урманчылык, пекарня. Шәхси кулларда 497 эоре мөгезле терлек, 75 ат, 593 кече мөгезле терлек, 18 трактор, 99 җиңел һәм 2 йөк автомашина бар (2000 еллар саннары).[6] Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia