Кәкре Елга МТСы
Кәкре Елга МТСы бистәсе (рус. поселение Какре-Елгинской МТС) ― МТС янында бистә (рус. поселение при МТС), Татарстан Республикасы Азнакай районында бетерелгән торак пункт, 1934-1958 елларда Кәкре Елга авыл советына караган. Белешмә басмаларында 1958 елдан соң телгә алынмый. 1945-1950 елларда Кәкре-Елга МТСы директоры булып Советлар Берлеге Каһарманы Александр Афанасий улы Казаков (1917―1950) эшләгән. ГеографияКәкре Елга МТСы Кәкре Елга авылыннан бер км ераклыкта биек урында урнаша. Ике ягыннан урман белән капланган. Янәшәдә Шәрә тау һәм Шалкан тавы урнашкан. Административ бүленеш1934―1958 елларда – Азнакай районының Кәкре Елга авыл советы составында. Халык саныХалык саны – ~50 кеше (1950 ел, күпчелек татарлар, азчылык руслар). МТС бистәсендә Дульскийлар, Шакировлар, Казаковлар, Гатауллиннар, Зиннәтуллиннар, Йосыповлар, Идиятовлар, Зыятдиновлар, Баһаветдиновлар, Дәүләтгәрәевлар, Петушковлар, Черезовлар, Закатовлар, Ханнановлар, Зиннуровлар, Кашаповлар, Латыйфуллиннар, Сираҗиевлар, Фазлыевлар, Кац гаиләсе һ. б. яшәгән. Тарих![]() Район колхозларына техник ярдәм күрсәтү өчен машина-трактор станцияләре булдырыла.
МТС һәм бистә![]() Периметры буенча МТС һәм бистә койма белән уратып алынган булган. МТС территориясендә торак йортлар, барак тибындагы йортлар, социаль-мәдәни көнкүреш объектлары – кибет, клуб, курсант-механизаторлар өчен тулай торак, балалар бакчасы урнашкан булган. Спорт мәйданчыгы төзелгән (МТС директоры А. А. Казаков биредә җирләнгәннән соң, спорт мәйданчыгы «Казаков паркы» дип атап йөртелгән). Соңгы елларда алма бакчасы утыртыла, МТСта эшләүчесе булган һәр гаиләгә бакчадан участок бүленеп бирелә. Шулай ук һәр гаиләгә яшелчә (бәрәңге, суган, кишер, чөгендер) утырту өчен җир кишәрлеге бирелә. Күп гаиләләр терлек һәм йорт кошы: сыер, сарык, дуңгыз, каз, тавык тоткан, шулай үзләрен сөт, ак май, ит, сало, йомырка белән тәэмин иткән. Сыер һәм сарыкларны Кәкре Елга авылы көтүенә куа торган булганнар. МТСта эшләүчеләрнең балалары Кәкре Елга мәктәбенең рус классларына укырга йөргән. 1961 елда бистәдә янгын чыгып, ике йорт янган. Торак комплекстан бераз читтәрәк авыл хуҗалыгы производство биналары: механика остаханәләре, склад биналары, алачык, буасы булган нефтебаза, ток генераторы (дизельле движок), авыл хуҗалыгы техникасы өчен гаражлар һ. б. биналар төзелгән. МТС матди-техник яктан яхшы тәэмин ителгән. Кичке якта МТС бистәсе йортларына берничә сәгатькә электр тогы бирелгән, шулай итеп, бистәгә электр тогы янәшә авыллардан алдарак бирелә. МТСта комбайнчылар һәм тракторчылар өчен даими эшләүче механизаторлар курслары эшләгән (укытучы Александр Степанович Дульский (1912―1975), ТАССР атказанган механизаторы). Таралу1958 елның мартында ил буенча МТСлар ябыла, техника күмәк хуҗалыкларга сатыла. 1958 елда Азнакай МТСы Азнакай РТСы, аннары район «Сельхозтехника» берләшмәсе итеп үзгәртелгәч, Кәкре Елга МТСы тарала башлый. Биредә яшәүчеләр Кәкре Елга авылына, Актүбә бистәсенә, район үзәге Азнакайга күченә. Соңгы гаиләләрнең берсе булып, Дульскийлар гаиләсе Азнакайга күченә. Кәкре Елга МТСының 1940-1957 еллардагы еллык хисаплары, җитештерү-финанс планнары Азнакай районы башкарма комитетының архив бүлегендә 52нче сан астында саклана[3]. Директорлар1934 елдан беренче директор Кәбир Гафуров (репрессияләнә һәм атып үтерелә), 1936 елда директор булып Гәрәев, 1937-1943 елларда ― Ислаев, 1943-1945 елларда ― Сәлахетдинов, 1946-1950 елларда – Советлар Союзы Герое Александр Казаков эшли. 1950-1958 елларда МТСны Касыйм Гатауллин җитәкли. Бу чорда станция территориясе киңәя. Биредә 2 катлы контора һәм кинотеатр бинасы, аерым кибет, ашханә, тулай торак, МТС хезмәткәрләре өчен 21 фатир төзелә. Бу торак зонасы МТС бистәсе дип аталып йөртелә[1]. Александр Казаков
1946―1950 елларда МТС директоры булып Советлар Союзы Герое Александр Казаков эшли. 1950 елның 11 июлендә, 33 яшендә юл фаҗигасендә (автомобиль һәлакәтендә) вафат булгач, МТС конторасы каршында җирләнгән. Һәр елны кыз туганнары килеп, каберен зиярат кылганнар. МТС таралгач, кабер ялан кырда кала. 1975 елда җәсәде туган ягы – Сарман районы Александровка авылына күчерелеп, яңадан җирләнгән [4]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia