Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар (Яр Чаллы)
Кәрим Тинчурин исемендәге бульвар (рус. Бульвар имени Карима Тинчурина) — Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге урам. Тарих![]() Яңартылган Кәрим Тинчурин бульвары 2017 елның ноябрендә ачыла. Үзгәртеп коруга 60 млн сум акча тотыла (шуның 22 млн ы федераль бюджеттан, 37 млн ы республика бюджетыннан)[2]. Яңарту проектының авторлары — Чаллы архитекторлары Илдар Мирхаҗиянов, Ольга Кутуева. Бульварны бизәүнең төп темасы — театр. Бульварда Кәрим Тинчурин әсәрләре каһарманнарының силуэтлары урнаштырылган, күләгә театры фигуралары граффитилары ясалган (рәссамнар Марат Билялов һәм Татьяна Спиридонова) [3]. УрнашуыЯр Чаллы шәһәренең (Иске шәһәр) Комсомол районы ГЭС бистәсе 10нчы комплексында, Мәләкәс елгасы агымына аркылы урнашкан урам. Габдулла Тукай яр буе урамы белән киселештә башлана. Муса Җәлил проспекты белән киселештә тәмамлана. Бульвардан проспект аша турыга Муса Җәлил мемориалына узарга мөмкин. Игътибарга лаеклы объектлар
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia