Кәҗәчелек![]() Кәҗәчелек — йорт кәҗәләре үрчетү белән шөгелләнгән терлекчелек тармагы. Кәҗәчелек продукөиясе булып сөт, ит, тире һәм йон тора. Кәҗә бик күп төрле үлән ашавы белән уңай яктан башка йорт хайваннарыннан аерылып тора. ПродуктларыКәҗә сөтендә зур күләмдә организмга инфекция йоктырмаучы аминокислоталар бар. Ул сыр, эремчек, йогырт һәм комыс ясауда кулланыла. Кәҗә ите – барлык халыклар да ашый торган прдукт булып тора. Составы белән ул сыер һәм сарык итләренә охшаган. Йон өчен аерым кәҗә токымнары үрчетелә. Кәҗә йоныннан киемнәр, тукымалар, келәмнәр бәйлиләр. Кәҗә мамыгы - йонның бер төре булып тора. Үзенең үтә йомшаклылыгы белән аерылып тора. Кәҗә тиресеннән яхшы сыйфатлы аяк киемнәре тегәләр, шулай ук, мамыклы булса, җәнлек тиреләре урынына да кулланалар. Кәҗә тизәген бакчачылыкта кулланалар. Яшәү тирәлегеКәҗәләрне күберәк Азияда һәм Африкада үрчетәләр. Русиядә исә, кәҗәчелек Ырымбур өлкәседә таралган. Юнәлешләре
![]() ![]() СтатистикаКәҗәләрнең баш саны1997 елга җирдә 705,6 млн баш кәҗә исәпләнгән. Кытайда 171 млн., Һиндстанда 120,6 млн., Пакистанда 47,6 млн. Аурупада кәҗәчелек2007 ел буенча.
Евростат(үле сылтама) буенча. Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia