Көндәлек тормыш
![]() Көндәлек тормыш — кеше тормышы процессларыннан берсе, гади киң танылган вәзгыятьләр белән тулы булуы сәбәпле, шәхес тарафыннан рефлексияне, вәзгыять белән кызыксыну таләп итмәгән һәм катнашучыларның бер-берсе уйнаган рольләрен һәм мотивларын типологик (стереотипик) күзлегеннән кабул ителгә[1]. Көндәлек тормыш феномены социология, антропология, фәлсәфә һәм культурология кебек гуманитар фәннәр тарафыннан өйрәнелә. Социологик карашлар![]() Мәдәниятне өйрәнү белем тармагының төп төшенчәсе булган көндәлек тормыш шул ук арада социология фәненең махсус тикшеренүләр өлкәсе булып тора. Сүз кешеләр тормышы сыйфатына тискәре тәэсир иткән капитализм һәм сәнәгый инкыйлаб нәтиҗәсендә XIX гасыр язучылары һәм сәнгатькәрләре үз игътибарын эчке дөньяга юнәлтүләре аркасында, әсәрләрендә көндәлек тормыш вәзгыятьләренең элеккегә кадәргесенә караганда зуррак урынын алганы турында бара.[2] Бу караш белән килешмәүчеләр көндәлек тормышны тәсфирлаучы әсәрләрнең Борынгы Греция чорыннан бирле күп язылганын ассызыклый.[3][4] Көндәлек тормышны өйрәнүдә җенсият әһәмиятле фактор булып тора. Кайбер теоретиклар хатын-кызларны көндәлек тормышның иң әһәмиятле вәкилләре һәм корбаннары буларак тасвирлый.[3] Көндәлек тормыш төшенчәсе еш негатив коннотациясен ташый һәм гадәттән-тыш мизгелләрдән үзенчәлеклелеге һәм аермасы булмавы белән аңлатыла. Бар иҗтимагый төркемнәр вәкилләре тормышында урын алган чынбарлык.[2] Күңел ачу![]() Тел![]() Шулай ук карагызИскәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia