Леон Жуо
Леон Жуа (фр. Леон Жуо, 1 июль 1879 ел, Париж – 28 апрель 1954 ел, шунда ук) – француз һәм халыкара һөнәри хәрәкәтенең реформатор эшлеклесе, Тынычлык өчен Нобель премиясе лауреаты Биография һәм сәяси эшчәнлек1909-1940 һәм 1945-1947 елларда Леон Жуо француз Гомуми хезмәт конфедерациясенең (ГХК) генераль сәркатибе. 20 гасыр башында ул анархо-синдикалистик «ультрасул» карашларны яклый, ә Беренче бөтендөнья сугышы елларында “изге берләшү” һәм буржуазия белән хезмәттәшлек итү тарафдары. 1919-1920 елгы Париж тынычлык конференциясендә француз делегациясе әгъзасы була. Милләтләр Лигасы каршындагы Халыкара хезмәт бюросына керә. 1919-1940 елларда Һөнәри берләшмәләрнең Амстердам интернационалы лидерларының берсе. Октябрь инкыйлабының һәм коммунистлар хәрәкәтенең дошманы. Бердәм хезмәт фронты төзүгә каршы була. 1947 елда ГХКда фетнә оештыручыларның һәм «Форс увриер» һөнәри берлеге төзүчеләрнең берсе. 1947 елда Жуо Франция Икътисади Шурасы рәисе итеп, ә 1949 елда Европа хәрәкәте Шурасы әгъзасы итеп сайланыла. Актив эшчәнлеге өчен, ул 1951 елда Тынычлык өчен Нобель премиясе белән бүләкләнелә. Төп хезмәтләре
|
Portal di Ensiklopedia Dunia