Лира Яхшыбаева
Яхшыбаева Лира Миңләхмәт кызы, Лира-Әхмәт Яхшыбаева (15 февраль 1947 ел) — башкорт язучысы. 2004 елдан Башкортстан Язучылар берлеге әгъзасы. Рамазан Өметбаев (2009) һәм Җәлил Киекбаев исемендәге (2011), шулай ук гәзит-журналлар премияләре лауреаты. БиографиясеЛира Миңләхмәт кызы Яхшыбаева 1947 елның 15 февралендә Башкорт АССРның Гафури районы Сәетбаба авылында туган.[1]. 1970 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. 1992 елдан Сибай шәһәренең мәктәп-интернатында, 1997-2002 елларда 13нче башкорт урта мәктәбендә эшли. Әдәби иҗатыЛира Яхшыбаева проза өлкәсендә эшли. Бик күп әсәрләре дини темага кагылышлы. «Мөҗәвир хәзрәт» китабы зур тираж белән башкорт, татар, рус телләрендә (27 меңнән артык) басылган. 2009 елда «Мөҗәвир хәзрәт» әсәре өчен Рамазан Өметбаев исемендәге бүләк лауреаты, 2011 елда галим-лингвист Җәлил Киекбаевның тууына 100 ел тулуга багышланган «Сынаулардан тукылган язмыш» китабы өчен Ж. Киекбаев исемендәге бүләк лауреаты, «Башкортстан», «Яшьлек» газеталары, «Шоңкар» журналы лауреаты. Китаплары
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia