Лотфулла Гыйззетдинов
Лотфулла Вәли улы Гыйззетдинев (1918 елның 14 феврале, Олы Кариле, Тәтеш өязе, Казан губернасы, РСФСР — 1982 елның 11 июле, Казан, РСФСР, СССР) — Совет сәнәгать эшлеклесе, Советлар Союзының электрон, авиация сәнәгатенә һәм ракета-космос тармагына нигез салучыларның берсе. Казан радиокомпонентлар заводы генераль директоры (1962—1982). Социалистик Хезмәт Каһарманы (1971). БиографияЛотфулла Гыйззетдинов 1918 елның 14 февралендә Казан губернасы Тәтеш өязенең Олы Кариле авылында крестьян гаиләсендә туа. 1920 елда, әтисе тифтан вафат булганнан соң, гаилә Казанга күчеп килә. Татар мәктәбенең 7 сыйныфын тәмамлагач, рабфакка укырга керә. Уку вакытында Казанның төрле предприятиеләрендә ярдәмче эшләрдә эшли. 1942 елда Казан авиация институтының самолётлар төзү факультетын тәмамлый. 1941 елдан С. П. Горбунов исемендәге 22 нче Казан авиация заводында мастер, остаханә башлыгы, проект-документация бюросы башлыгы, цех башлыгы ярдәмчесе булып эшли. 1944 елдан башлап заводының ВЛКСМ үзәк комитеты комсоргы. 1947 елдан ВЛКСМның Татарстан өлкә комитеты сәркатибе. 1951 елдан 371 нче заводта («Элекон») инженер-конструктор, баш инженер урынбасары, 1960 елдан баш инженер вазыйфасында эшли. 1962 елдан — завод директоры. Аның җитәкчелеге һәм турыдан-туры катнашында предприятиедә булдырылган[1]:
1968 елда ССРБ Хөкүмәте Гыйззетдиновка кыска вакыт эчендә ай орбиталы һәм Айга очу өчен утырту модульләрен кисешү өчен аппаратура комплексын үзләштерүне йөкли. КПССның XXIV съезды делегаты, Казан халык депутатлары советы депутаты. 1982 елның 11 июлендә вафат була. Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән[2][3]. Бүләкләр һәм исемнәр
Истәлек
Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia