Магнит моменты![]() ![]() Магнит моменты яки магнит диполь моменты - матдәнең магнит үзлекләрен тасвирлаучы зурлык. Электромагнетизм теориясе буенча магнит кырының элементар чыганагы - йомык электр агымы булып санала. Элементар кисәкчекләр, атом төшләре, атомнар һәм молекулаларның электрон сүрүләре могнит моментына ия. Квант механикасы буенча элементар кисәкчекләр - электроннар, протоннар, нейтроннар һ.б. үз механик моменты - спин булганга күрә магнит моментына ия. Магнит моменты А/м2 яки Дж/Тл (СИ), эрг/Гс (СГС) белән үлчәнә, 1 эрг/Гс = 10−3 Дж/Тл, элементар магнит моменты Бор магнетоны булып тора. ТасвирЭлектр агымы белән яссы контур өчен магнит моменты:
биредә — контурда электр агымы, — контурның мәйданы, — контурның яссылыгына нормаль векторы. Гадәттә магнит моменты юнәлеше бораучык кагыйдәсе буенча табыла: бораучыкның тоткычы электр агымы юнәлеше буйлап борылганда бораучыкның алга таба хәрәкәте магнит моменты юнәлешенә тиң була. Теләгән йомык контур өчен магнит моменты:
биредә — элементына кадәр радиус-вектор. Гомуми очракта:
биредә — күләмендә агым тыгызлыгы. Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia