Марат Закиров (1969)
Марат Закиров (псевдонимы Марат Закир, Марат Хәлил улы Закиров, 1969 елның 27 апреле, ТАССР, Мамадыш районы, Дусай) — язучы, журналист. 1999 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Шәйхи Маннур (1995), Саҗидә Сөләйманова (2008) исемендәге премияләр лауреаты . Тәрҗемәи хәле1969 елның 27 апрелендә Татарстан АССР Мамадыш районы Дусай авылында туа. Түбән Тәкәнеш урта мәктәбен тәмамлый (1986). Казан дәүләт педагогия институтына укырга керә. Икенче курста укыганда хәрби хезмәткә алына. Термез шәһәрендәге (Үзбәкстан) снайперлар мәктәбендә укый, аннары Әфганстанга җибәрелә. 1989 елда армиядән кайткач, институтта укуын дәвам итә. «Шәһри Казан» газетасына әдәби хезмәткәр булып урнаша. Сигез ел «Идел» журналында эшли. 2001 елдан «Казан утлары» журналының проза бүлеге мөхәррире. Хәзерге көндә «Безнең мирас» журналы баш мөхәррир урынбасары. ИҗатыМарат Закир — шигърият һәм проза жанрларында бердәй актив эшләүче каләм әһеле. Беренче әсәрләре татар балалар матбугатында 1983 елдан басыла башлый. Хикәяләре, повестьлары һәм шигырьләре аша билгеле. «Канлы болыт» исемле хикәясе «Татар хикәясе антологиясе»ндә (2003), ике хикәясе «Современная татарская проза» антологиясендә (2007) басылган. 2005 елда «Кояшлы төн» исемле беренче шигырләр китабы (ТКН) дөнья күрә. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia