Марат Каюмов
Марат Каюмов, Марат Каюм улы Каюмов (Марат Каюмович Каюмов; 1937 елның 18 гыйнвары, СССР, РСФСР, Түбән Новгород өлкәсе, Кызыл Октябрь районы, Пашат ― 2006 елның 4 октябре, РФ, Мәскәү өлкәсе, балашиха) ― авыл хуҗалыгы фәннәре докторы (1987), профессор (1989), РГАЗУ ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире, Халыкара аграр белем бирү академиясе академигы (1995 елдан), Халыкара Славян фәннәр, мәгариф, сәнгать һәм мәдәният академиясе (МСА) әгъза-корреспонденты (1997 елдан). Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе (1998). Россия Федерациясенең югары һөнәри белем бирүнең мактаулы хезмәткәре[1]. Тәрҗемәи хәле1937 елның 18 гыйнварында Түбән Новгород өлкәсе Кызыл Октябрь районы Пашат авылында 5 балалы гаиләдә туган. Әтисе Каюм Бөек Ватан сугышында катнашкан сержант, взвод командиры урынбасары, 1943 елда фронтта һәлак булган, Брянск өлкәсе Энергия авылында җирләнгән. Семочки авылы мәктәбен тәмамлаганнан соң, 1956 елда Гагино районының Ветошкино[d] авыл хуҗалыгы техникумына укырга кергән, аны бик яхшыга тәмамлаган һәм Псков өлкәсенең Ашев (1963 елдан Бежаницы) районы «Пограничник» колхозына эшкә җибәрелгән. 1956―1957 елларда ― «Пограничник» колхозында агроном, рәис урынбасары. 1957 елдан 1960 елга кадәр өч ел СССР Хәрби-Диңгез флоты (Төньяк флот) сафларында хезмәт иткән. 1960―1961 елларда – «Кызыл таң» колхозында (үзәге Пашат) рәис урынбасары. 1961―1962 елларда ― Мәскәү өлкәсе Подольск районы Подольск МИС тәҗрибә хуҗалыгы агрономы. 1962―1967 елларда Тимирязев авыл хуҗалыгы академиясе[d] студенты, югары уку йортын бик яхшыга тәмамлаган һәм үсемлекчелек кафедрасы буенча аспирантурага алынган, 1970 елда К. А. Тимирязев исемендәге Мәскәү авыл хуҗалыгы академиясендә «Фотосинтетик эшчәнлек һәм ашламаларның төрле дозаларында көзге бодай уңышы» темасына авыл хуҗалыгы фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган[2]. 1971―1980 елларда ― ВАСХНИЛның[d] игенчелек һәм химияләштерү бүлеге гыйльми сәркатибе. 1980 елдан ― Бөтенсоюз читтән торып белем бирү авыл хуҗалыгы институты (рус. ВСХИЗО, РГАЗУ) (2023 елдан Россия дәүләт халык хуҗалыгы университеты[d][3]) үсемлекчелек кафедрасы доценты, агрономия факультеты деканы урынбасары, 20 ел ботаника һәм үсемлекләр физиологиясе кафедрасы мөдире. 2006 елның 4 октябрендә озакка сузылган каты авырудан соң вафат. Туган авылы Пашатта җирләнгән. Фәнни кызыксынулар өлкәсеУңышны программалаштыруның теоретик нигезен һәм практик алымнарын эшләү буенча гыйльми хезмәтләр, югары уку йортлары өчен «Авыл хуҗалыгы культуралары уңышын программалаштыру» дәреслеге авторы (рус. Программирование продуктивности полевых культур. М.: «Росагропромиздат», 1989). Авыл хуҗалыгы җитәкчеләренә һәм белгечләренә исәпләнгән белешмәлектә (беренче басма 1982 елда чыккан) кояш энергиясе килү, чәчүлекләрнең дым белән тәэмин ителеше һәм туфракның нәтиҗәле уңдырышлылыгы буенча кыр культураларының мөмкин булган продуктивлыгын исәпләү ысуллары китерелгән. Икенче басмада (1989 ел) өстәмә рәвештә кыр культураларын программалаштырыла торган уңышка китереп игү технологияләре һәм үсемлекләрне интеграцияләнгән яклау системалары китерелгән[4] [5]. Марат Каюмов ― академик И. С. Шатилов[d] (1917–2007) белән берлектә, илдә «уңышны программалаштыру» дигән фәнни юнәлешкә нигез салучы, әлеге проблема буенча дәреслек авторы. Ул «Продуктивлыкның биоклиматик потенциалы һәм ПБПны бөртекле, азык, яшелчә һәм техник культуралар, табигый азык җирләре белән рациональ файдалану» (рус. Биоклиматический потенциал продуктивности и рациональное использование БКП зерновыми, кормовыми, овощными и техническими культурами, естественными кормовыми угодьями») фәнни-тикшеренү тематикасын җитәкләгән. Әлеге проблема буенча аның җитәкчелегендә 250 диплом якланган, 25 фән кандидаты һәм 6 фән докторы әзерләнгән, 500 гә якын фәнни хезмәт, шул исәптән 12 дәреслек һәм уку әсбабы басылган, 6 җитештерүгә тәкъдим бирелгән. Фәнни-педагогик кадрларны аттестацияләү эшендә актив катнашкан. РГАЗУ каршындагы диссертация советы рәисе, Казан дәүләт аграр университеты диссертация советы әгъзасы булган. Даими рәвештә докторлык диссертацияләрен яклау буенча башка советларда 35 тапкыр һәм кандидатлык диссертацияләрен яклау буенча – 45 тапкыр оппонент булып чыгыш ясаган. РАСХН[d] каршындагы «Үсемлекләр физиологиясе һәм биотехнология» координацион советы әгъзасы, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы[d] каршындагы Россия орлыкчылык буенча милли комиссиясе әгъзасы, РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Үсемлекләр дәүләт карантины президиумы әгъзасы булган. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер2011 елда Мәдәнәнең «Рәшидә» мәчетендә (мәчетне салдыручы Фәиз Гыйльманов) урнашкан Нижгар татарлары музеенда (музей директоры Фәрит Беляев) Марат Каюмовка багышланган стенд урнаштырылган. Ачык китап формасындагы стендта галимнең биографиясе, күп санлы фәнни казанышлары, фоторәсемнәр, дипломнары урын алган (стенд урнаштыруны профессор Шәмил Мостафин тормышка ашырган)[7]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia