Маргарет Тэтчер
Ма́ргарет Һи́льда Тэ́тчер (ингл. Margaret Hilda Thatcher) — Бөекбритания премьер-министры (1979—1990), Консерватив фиркасе әгъзасы, баронесса (1992). Бөекбританиянең премьер-министр вазифасында булган бердәнбер хатын-кыз. «Тимер леди» буларак танылган. Тормыш юлы1950 елда Оксфорд университетын тәмамлый. 1959 елда парламентка сайлана. 1970—1974 елларда Эдвард Хит җитәкчелегендәге хөкүмәттә фән һәм мәгариф министры вазифаларын үти. 1975 елдан башлап — Консерватив фиркасе җитәкчесе. 1979 елның 3 маенда Парламент сайлауларында консерваторлар җиңү яулый, 4 майда Маргарет Тэтчер премьер-министр кәнәфиен ала. Тэтчерның идарә итү вакыты ил өчен катлаулы булган. Шуңа карамастан, күп кенә икътисади, социаль-иҗтимагый реформалар үткәреп, Тэтчерның Консерватив фиркасе популяр була. Аның премьерлыгы XX гасырда иң озын була. 1990 елда вазифасыннан китә. Хөкүмәт башлыгы буларак, Тэтчер илнең начар хәлдән коткару өчен күпсанлы сәяси һәм икътисади реформалар үткәрә. Аның фәлсәфи һәм икътисади сәясәте дерегуляциягә (аеруча, финанс системасында), хәрәкәтчән хезмәт базарын тәэмин итүдә, дәүләт ширкәтләрен хосусыйлаштыруга, профсоюзлар тәэсирен киметүгә юнәлгән булган. Беренче елларда аның югары рейтингы рецессия һәм эшсезлекнең югары дәрәҗәсе сәбәпле кими, ләкин 1982 елгы Фолкленд сугышыннан һәм илнең икътисади үсешеннән соң янә югары күтәрелә. 1992 елда аңа баронесса исеме һәм тугра бирелә. 2002 елда сәламәтлеге какшау сәбәпле, публик чараларда катнашмый башлады. Гомернең соңгы елларында деменциядән зарар күрә. «Тимер леди» дип танылган Маргарет Тэтчер 2013 елның 8 апрелендә иртәсендә инсульттан вафат була[9]. По словам её пресс-секретаря Лорда Белла, смерть наступила ранним утром 8 апреля[10]. Моңа кадәр берничә ай дәвамында Тэтчер хәле начар булган иде. Фотосурәтләр
Искәрмәләр
Моны да карагызСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia