Марс Юлдашев
Марс Юлдашев (14 апрель 1937 ел) — галим-хирург, югары мәктәп укытучысы, җәмәгать эшлеклесе. Медицина фәннәре докторы (1990), профессор (1991). Бөтендөнья башкортлары корылтаеның башкарма комитет әгъзасы һәм корылтайның комиссия җитәкчесе. Башкортстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең (2003) һәм Башкортстанның (1992) атказанган табибы. БиографиясеМарс Тимербулат улы Юлдашев 1937 елның 14 апрелендә Башкорт АССРның Миякә районы[1] Азнай авылында укытучы гаиләсендә туган. Урта белем алгач, Башкортстан дәүләт медицина институтына укырга керә. Укуын тәмамлагач, яшь хирургны Якут АССРына (хәзер Якут-Саха республикасы) эшкә җибәрәләр. Башкортостанга кайтып аспирантурага укырга керә. 1972 елдан алып Марс Юлдашев Башкортстан медицина институтында балалар хирургиясе кафедрасында ассистент, доцент, профессор вазифасын башкара. 1 уйлап табуга таныклык, 10 патент, 270 фәнни эш авторы. Галим төп хезмәтеннән тыш күп еллар җәмәгать эшчәнлеге белән мәшгуль. Ул Бөтендөнья башкортлары корылтае эшендә актив катнаша, республика матбугатында көнүзәк мәкаләләр белән чыгыш ясый. Марс Юлдашев шулай ук оста һәвәскәр җырчы буларак та киң танылу алган, бихисап конкурслар лауреаты. Ул бигрәк тә башкорт халык җырларын үзенчәлекле итеп башкара. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Җәмәгать эшчәнлеге![]() Марс Тимербулат улы Юлдашев җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша: I, II һәм III Корылтайларга делегат итеп сайлана. Бөтендөнья башкортлары корылтаеның Башкарма комитеты советы әгъзасы, Әлеге вакытта Корылтайның экология, сәламәтлек саклау, гаилә комиссиясе рәисе[2] . Искәрмәләр
Сылтамалар
Чыганаклар
— Подробнее на RB7.ru: https://rb7.ru/news/ufa-and-rb/society/61336 |
Portal di Ensiklopedia Dunia