Олекминск районы Кыллах һәм II Нерюктяй мәктәпләрендә укыган. 15 яшеннән сәхнәдә сәләтен күрсәтә башлаган, юмористик һәм сатирик хикәяләр белән чыгыш ясаган, тамашачыларның сокланулы хуплавын яулаган. Аеруча монологлары һәм инсценировкалары уңышлы чыккан. 1932 елда Мәскәүгәдәүләт театр сәнгате институтына[d] укырга җибәрәләр (И. М. Толчанов[d] (1891―1981) классы, педагоглары профессор Е. Ф. Сарычева, К. Я. Тупоногов).
Ире ― Марк Дмитриевич Слепцов[d] (1916―1989), драма актеры, РСФСРның халык артисты[1].
кызы Айталина (1940―2014), укытучы[2]; улы Марк (1942―2007), пианист[3][4][5]; кызы Светлана (1946―2007), музыка педагогы; улы Валерий; улы Александр (1954―2021).
Театрдагы рольләре
«Ятьмәләрнең өзелүе» Н. Мординов — Пелагея
«Яшенле яңгыр» А. Островский — Феклуша
«Урман» А. Островский — Улита
«Талантлар һәм баш иючеләр» А. Островский — Домна
«Котырган акчалар» А. Островский — Чебоксарова
«Тормыш төбендә» М. Горький — Василиса
«Егор Булычов һ.б.» М. Горькоий — Меланья
«Чия бакчасы» А. Чехов — Раневская
«Отелло» У. Шекспир — Эмилия
«Ябырылу» Л. Леонов — Анна Николаевна
«Онытылмас 1919 ел» В. Вишневский — Мария Буткевич