Миндибай Юлмөхәммәтов
Миндибай Юлмөхәммәтов (рус. Юлмухаметов Миндибай Бахтиярович; 15 май 1947 ел) — галим-педагог, мәгариф эшлеклесе. 1987-2007 елларда Башкортстанның мәгариф министры урынбасары. Педагогия фәннәре кандидаты. Башкортстан Республикасының атказанган халык мәгарифе хезмәткәре, Россия Федерациясенең мактаулы гомуми белем бирү хезмәткәре. БиографиясеМиндибай Бәхтияр улы Юлмөхәммәтов 1947 елның 15 маенда Башкортстанның Учалы районы Ильинка авылында эшче гаиләсендә туган[1]. 1966 елда урта мәктәпне тәмамлаганнан соң, ул Башкорт дәүләт университетының филология факультетына укырга керә. БДУда Радищев исемендәге стипендия алып укый, аны кызыл дипломга тәмамлый[2]. 1971 елда Имангул урта мәктәбендә башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли. Аннары Кунакбай урта мәктәбе директоры итеп билгеләнә[3]. 1986 елда Миндибай Бәхтияр улы Юлмөхәммәтов Башкортстан укытучылар белемен камилләштерү институтының туган телләр кабинеты мөдире итеп алына. Биредә ул республика мәктәпләрендә ана теле һәм әдәбият укыту методларын һәм алымнарын камилләштерү буенча актив эшли, туган телләр укытуны яхшырту программасын төзи, имтихан билетлары һәм башка кулланмалар әзерли[3]. 1987 елда Башкортстан Халык мәгарифе министрлыгына мәктәпләр инспекторы итеп тәгаенләнә һәм шул ук елда мәгариф министры урынбасары вазифасына күчерелә. 1988—2005 елларда Мәгариф министрлыгының аттестация комиссиясе җитәкчесе. 1988 елдан «Башкортстан укытучысы» журналының мөхәррият әгъзасы. 2007 елдан Башкортстан гыйльми-методик укыту үзәгенең директор урынбасары[4]. Дәреслекләре һәм укыту программаларыМиндибай Бәхтияр улы Юлмөхәммәтов — мәгариф министрлыгында эшләгән елларда дәреслекләр, методик кулланмалар язуда һәм бастырып чыгаруда актив катнашкан авторларның берсе. Аның автордашлыгында:
Гыйльми-тикшеренү эшләре1997 елда Мәскәүдә «Башкорт мәктәбенең V—IX сыйныфларында ана теле һәм әдәбият дәресләре арасындагы үзара бәйләнешләрне тормышка ашыру» темасына диссертация яза һәм аны уңышлы яклый. Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia