Миңнулла Гыйззәтуллин
Миңнулла Гыйззәтуллин, Миңнулла Сөнгать улы Гыйззәтуллин, рус. Гизатулин Минулла Сунгатович (1925 елның 10 ноябре, ТАССР, Лаеш кантоны, Күки — 1993 елның 26 сентябре, Казан) — Бөек Ватан сугышында катнашкан Советлар Берлеге Каһарманы (23.09.1944), танк бригадасы автоматчысы, гвардия рядовое. Тәрҗемәи хәле![]() 1925 елның 10 ноябрендә ТАССР Лаеш кантоны (хәзерге Балык Бистәсе районы) Күки авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбендә алты сыйныф тәмамлаган. Күмәк хуҗалыкта эшләгән. 1943 елның апреленнән Кызыл гаскәрдә. Әтисе Сөнгатулла Бөек Ватан сугышында һәлак булган[1]. 1943 елның декабреннән Бөек Ватан сугышы фронтларында: 1нче Украина, 1нче һәм 2нче Беларус фронтлары составында Беларусны, уң ярдагы Украинаны, Польшаны азат итү, Берлинны яулау сугышларында катнаша. Башта гвардия механикалаштырылган бригада, 2нче мотоукчы батальонда разведчик булып хезмәт итә. Соңрак сугышны 1нче Украина фронты 1нче гвардия танк армиясе 8нче гвардия механикалаштырылган корпусы 20нче гвардия механикалаштырылган бригадасында автоматчы буларак дәвам итә. 1944 елның 30 июлендә Польшада Баранув-Сандомерски шәһәре янында Висла елгасын кичеп, Сандомир плацдармын яулаганда каһарманлык күрсәтә. Көчле ут астында елганы кичеп, дошман траншеяларына граната ыргытып, автоматтан атып, сугышчан иптәшләренең елга аша кичеп чыгуын тәэмин иткән[2]. 1944 елның 23 сентябрендә Советлар Берлеге Каһарманы исеме бирелгән. Сугыштан соң1947 елда хәрби хезмәттән азат ителә. Казанда яши. Тимер-бетон төзелмәләр заводында электр белән эретеп ябыштыручы булып эшли. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Хәтер![]()
Искәрмәләр
Чыганаклар
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia