Модификатор-төймәләрМодификатор-төймәләр (ингл. modifier keys) — санак төймәсарының төймәләре, алар үзләре берни дә эшләмиләр, әмма башка төймәләр белән тиңдәшлектә шушы төймәләрнең тәртипләрен үзгәртәләр. Мәсәлән, күп төрле төймәсар җәеменәрендә A төймәсенә басу «а» хәрефен кертә, ә ⇧ Shift + A төймәләр тиңдәшлегенә басу — баш хәрефен: «А». F4 төймәсенең нинди эшкә билгеләнүе программадан карый, ә Alt + F4 төймәләр тиңдәшлеге — агымдагы тәрәзәне яба. ⇧ Shift һәм Alt төймәләрнең үзләренә генә басу бернәрсә дә эшләми (яисә ярдәмче вакыйгалар эшләргә мөмкин әле). Джеф Раскин (интерфейслар буенча белгеч), режимнарны чын күчерүдән аермалап, модификатор-төймә басылган чакны «квази-режим» («quasimode») дип атый. ТарихЯзу машинкаларындагы чүкеччеккә икешәр литера урнаштырып була икәнлеге ачыкланган. Бер литера белән, аннары икенчесе белән алмаш-тилмәш бастыру өчен, каретканы аз гына өскә күчергәннәр — шушыннан ⇧ Shift төймәсенең исеме чыккан: «күчерү». Видеотерминалларның беренче көннәрендә андагы гади челтәрләр беркетмәләрен (протоколларын) кул белән маташтырырга кирәк булган — ә моның өчен идарә итү символларын кертергә кирәк иде. Моның белән Ctrl төймәсе шөгыльләнгән (ингл. control — «идарәче»). Эшлекле санакларга күп төрле төймәләр тиңдәшлекләре кирәк икәнлеге ачыкланган — шуңа күрә төймәләр тиңдәшлекләренә махус итеп IBM PC-га (1981) Alt төймәсен өстәгәннәр. ZX-Spectrum дигән шактый очсыз дешевом йорт санагында 40 төймә генә булган. Аның үзенең модификатор-төймәсе булган — Symbol Shift, символларны кертү. Ауропаның төймәсар җәемнәрендә Alt төймәләренең берсе AltGr (альтернатив график) сыман эшли башлаган. График интерфейсларда беренче юл салучы булган IBM-га ярашлылыксыз төрле санаклар — Apple, Sun, Amiga — операцион система функцияларын гына эшли торган төймәләрне өстәделәр: Meta, ⌘ Cmd, Amiga. Мода артыннан куып Microsoft 1995 елда үзенең система төймәсен ясады — ⊞ Win.
Персональ санакларда
Башка җайланмалардаМодификатор-төймәләр санлы фотоаппаратларда киң кулланылалар. Мәсәлән:
Кайбер фотографлар тәнкыйтьләйләр бу төзелешне, башкалар — рәхәтләнеп төймәләр белән файдаланалар. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia