Мәләкәс мәчете (Сембер өлкәсе)
Мәләкәс мәчете (рус. Димитровградская мечеть), шулай ук 109нчы Үзәк мәчет (рус. Центральная мечеть №109) [1] ― Сембер өлкәсенең Мәләкәс (1972 елдан рәсми атамасы Димитровград) шәһәрендә урнашкан ислам гыйбадәтханәсе (мәчет). 1896 елда халыктан җыелган акчага төзелгән [2]. Сембер өлкәсе мөселманнарының төбәк Диния нәзарәте карамагында. ТарихМәләкәс мөселманнары беренче тапкыр бистәдә (рус. посад) мәчет төзү турында үтенеч белән хакимияткә 1886 елда мөрәҗәгать иткән. Әмма аларның үтенече ун елдан соң гына канәгатьләндерелә. 1896 елның июлендә Мәләкәс посад идарәсе мәчетнең җәмгыять өчен кирәкле булуы һәм шул ук елны мәчет төзелешен башлау белән ризалаша [3]. Мәчет 1896 елда халыктан җыелган акчага төзелгән [4]. 1917 елгы инкыйлабка кадәр Мәләкәс бистәсендә (1926 елдан шәһәр) 4 мәчет эшләгән. Инкыйлабтан соң мәчет биналарының язмышлары төрлечә булган. 1930-елларда соңгы мәчет ябыла, манарадан мәхрүм ителә, әмма тулысынча сүтелми. Биредә төрле елларда төрле учреждениеләр, шул исәптән балалар музыка мәктәбе дә урнашкан. 1992 елда мәчет бинасы мөселманнарга кайтарып бирелә. Мәчет янындагы манара торгызыла, Мәчеттә яңадан намаз укулар башлана. Ике катлы бина зур һәм якты булса да, күп еллар буе башка максатларда кулланылганга, бик таушалган һәм төзекләндерү таләп ителә. 2006 елда мәчеттә иганәчеләр хисабына капиталь ремонт үткәрелгән һәм ул 2 млн. сумга төшкән [5]. 2006 елның 16 сентябрендә яңартылган мәчетне ачу тантанасы уза. Әлеге тантанада Сембер өлкәсенең 2005-2021 еллардагы губернаторы Сергей Морозов катнаша. Мәләкәстә 15 меңнән артык, ә Мәләкәс районында биш меңнән артык татар исәпләнә. БинаМәчет шәһәрнең тарихи үзәгендә ― Дзержинский һәм Хмельницкий урамнары киселешендә биек манаралы яшел-ак төстәге борынгы матур бинада урнашкан.. Архитектурасы буенча «манарасы түбәдә урнашкан мәчетләр» төренә керә. Мәчет имамнары ― Ильяс хәзрәт [6], Ринат хәзрәт Исхаков, Наил Шаһвәлиев, Фәнис Сәмигуллин. Шәһәрнең Көнбатыш районында (халык телендә Соцгород) Төркия ярдәмендә яңа мәчет һәм 700 укучыга исәпләнгән мәдрәсә кергән мөселман комплексы төзү фикере каршылыкка очраган [7]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia