Мөнип Газар
Мөнип Газар (тәхәллүсе, тулы исем-фамилиясе Мөнип Шәймөхәммәт улы Шәймөхәммәтов, 1935 елның 19 феврале, ССРБ, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Рангазар — 2009 елның 10 октябре, РФ, ТР, Казан) — шагыйрь, популяр җырлар авторы, Татарстан АССР язучылар берлегенең матур әдәбиятны пропагандалау бюросы хезмәткәре, Татарстан интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры (1970-елларда). КамАЗ төзелгәндә гаять популяр булган «Чаллыдан хат» (Әгәр син килергә уйласаң) җырының сүзләре авторы. Тәрҗемәи хәле1935 елның 19 февралендә Татарстан АССР Сарман районы Рангазар авылында туган. Рангазар җидееллык, Сарман урта мәктәбен тәмамлый. Иске Минзәләбаш мәктәбендә бер ел укытып, Алабуга дәүләт педагогия институтына укырга керә. Соңрак укуын Казан дәүләт университетының филология факультетында дәвам итә. Мәскәү дәүләт университетында аспирантурада белем ала. 1972 елдан Татарстан АССР язучылар берлегендә эшли башлый. Соңыннан Татарстан интеллектуаль милек агентлыгының (ТАИС) директоры була. Гомеренең соңгы елларынңда Казанда хуҗалык эшенә күчә, кибет директоры булып эшли. 2009 елның 10 октябрендә Казанда вафат. Яшел Үзәндә җирләнгән. ИҗатыСтудент елларынннан ук республика матбугатында матур-матур шигырьләре басыла башлый. Тәхәллүс итеп туган авылы Рангазар (Алан Газар) [2] атамасын алган. «Чаллыдан хат» шигырен композитор Фасил Әхмәтов көйгә сала[3] Әлеге җыр КамАЗ төзелгән елларда бик популярлаша. КамАЗ турында язылган шигырьләр тупланган җыентыкларга кертелә, җыр китапларында басылып чыга. Мөнип Газар иҗаты Чаллы язучылар оешмасының «Ләйсән» әдәби иҗат берләшмәсенең 2009 елда басылган күмәк җыентыгында, 2014 елда чыккан «Әдәби Чаллы» китабында (ТКН)[4] урын алган. «Чаллыдан хат»
ГаиләсеЯшел Үзән кызы Аида белән өч ул үстергәннәр. Әдәбият
СылтамаларИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia