Мөхәммәт Али
Мөхәммәт Али (ингл. Muhammad Ali; чын исем Ка́ссиус Марсе́ллус Клей, ингл. Cassius Marcellus Clay; 17 гыйнвар 1942 — 3 июнь 2016, Скоттсдейл) — риваятьтәге, мәшһүр АКШ боксчысы, Олимпия җиңүчесе; дөнья боксы тарихында иң танылган боксчыларның берсе. Төп казанышлары1960 елгы 17-нче Җәйге Олимпия уеннары җиңүчесе (ярты авыр үлчәү), авыр үлчәү төре буенча абсолют җиңүче 1964—1966, 1974—1978). Ел боксчысы дәрәҗәсе иясе (1963, 1972, 1974, 1975, 1978). Унъеллык боксчысы титулы иясе (1970...). Сонни Листон белән бокс сугышыннан соң «Ислам милләте» оешмасына керә һәм исемен Мөхәммәт Али гә дип үзгәртә. Джо Фрейзер белән каршылыгы — спорт тарихында иң мәшһүрнең берсе. Спорт эшчәнлегеннән соң «Игелекле ихтыяр илчесе» 1998—2008 елларда булган. 2003 елда Мөхәммәд Али АКШ-ның Гыйракка каршы һөҗүмен тәнкыйтьли. 2011 елда Али үз бокстагы төп көндәше Джо Фрейзер җеназасына килә. 2016 елның 3 июнендә озак сузылган Паркинсон авыруыннан Аризона штатында үлә. Шулай ук карагыз
|
Portal di Ensiklopedia Dunia