Наил Нәбиуллин (1989)
Наил Нәбиуллин, Наил Әнәс улы Нәбиуллин (1989 елның 27 июне, СССР, РСФСР, Татарстан АССР, Норлат) — татар милли хәрәкәте активисты, җәмәгать эшлеклесе, «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе (2010 елдан). Казанда татар теленә һәм аның Татарстан Республикасында дәүләт теле статусына ихтирам ителүгә багышланучы яшь татар активистлары уздырган чараларны оештыручы һәм аларда актив катнашучы шәхес. Һәр елны уза торган «Хәтер көне» чараларының оештыручыларының берсе. Тәрҗемәи хәле1989 елның 27 июнендә Татарстан АССР Норлат шәһәрендә туган. КФУның татар журналистикасы бүлеген тәмамлаган (2020 елда)[1]. Эшчәнлеге
2010 елдан ― «Азатлык» Татар яшьләре берлеге рәисе. 2015 елдан ― рус һәм татар телләрендә нәшер ителүче «Төрки караш» (Тюркский взгляд) гәҗитенең нәшире һәм баш мөхәррире[2]. Газетаның 2020 елның 12нче санында беренче биттә «Азәрбайҗан, кардәшләребез! Безнең йөрәкләребез сезнең белән!» дигән баш язуы өчен Казан прокуратурасыннан «Экстремизмга каршы тору турында»гы законны бозуга юл куймау турында кисәтү алган[3]. ![]() 2020 елда Казанның Каюм Насыйри урамы, 10нчы йортта «Татар акчасы музее»н оештыручыларның берсе[4]. ГаиләсеГаиләсе белән Төркиядә яши [5]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia