Наталья Варлей
Наталья Варлей, Наталья Владимир кызы Варлей (рус. Наталья Владимировна Варлей, 1947 елның 22 июне, Румыния, Күстәнҗә) — совет һәм РФ театр һәм кино актрисасы. РСФСР атказанган артисты (1989). РСФСРның Н. К. Крупская исемендәге дәүләт премиясе лауреаты (1984). Тәрҗемәи хәле1947 елның 22 июнендә Румыниянең Күстәнҗә шәһәрендә туган. Әтисе Владимир Виктор улы (1919—1999) ерак араларга йөзүче карабның капитаны була, Бөек Ватан сугышында катнаша. Әтисе ягыннан борынгы бабалары Велстән Россия империясенә күченгәннәр. Әнисе Ариадна Сергей кызы Сенявина (1927—2011) ягыннан бабалары французлар. Әтисе 1955 — 1957 елларда Мурманск шәһәр башкарма комитеты рәисе булып эшли, шуңа күрә Наталья Варлейның балачагы Мурманскида уза. Дүрт яшеннән шигырьләр яза башлый. Музыкага өйрәнә, рәсем ясый. 1950 еллар ахырында гаиләсе белән Мәскәүгә күченә. Цирк һәм эстрада сәнгате училещесынең акробатика бүлеген (1965), Б. Щукин исемендәге театр училещесын (1971) тәмамлаган. 1980 елларда А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтында укый. 1967 елга хәтле төрле шәһәрләрнең циркларында (шул исәптән Мәскәү дәүләт циркында (Мәскәүнең Цветной бульварындагы цирк) эквилибрист булып эшли. 1971 — 1981 елларда К. Станиславский исемендәге Мәскәү драма театры актрисасы. Бераз «О'кей» театрында эшләп ала. Чит ил фильмнарын тәрҗемә итү — тавыш яздыру эшендә катнаша, мәсәлән, 1994 елда «Rosa Salvaje» (тат. Кыргый Роза) телесериалында (Мексика) Вероника Кастро уйнаган Роза Гарсиа булып тавыш яздыра. РТР телевидение каналында «Домашние хлопоты» (тат. Йорт мәшәкатьләре) тапшыруын алып бара. 2014 елдан Беренче каналда «Дело ваше» (тат. Сезнең эш) ток-шоуын алып баручыларның берсе. 2015 елның 24 декабрендә «Украинаның хәвефсезлегенә куркыныч тудыручы шәхесләр» исемлегенә кертелгән. ИҗатыКино карьерасыКырыклап картинада уйный. Сайланма фильмография
Җыр карьерасыИке шигырьләр китабы нәшер итә. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәлеБеренче ире (1967 елдан) — киноактер Николай Бурляев (03.08.1946). Уртак балалары юк. Әдәбият
Сылтамалар
Искәрмәләр |
Portal di Ensiklopedia Dunia