Наталья Поклонская
Наталья Владимир кызы Поклонская (1980, Кырым өлкәсе) — 18 март, 1980 ел, Михайловка авылы, Ворошиловград өлкәсе, УССР, СССР) — баштарак Кырым, Украина, соңрак Россия дәүләт эшлеклесе, юрист. 2021 елның 13 октябреннән Россия Федерациясенең Кабо-Вердедагы Гадәттән тыш һәм вәкаләтле илчесе. 2016―2021 елларда Дәүләт Думасы депутаты (VII чакырылыш). ![]() 2014 елның 11 мартынннан Кырым Җөмһүриятенең беренче прокуроры. 11 мартка кадәр Украина прокуратурасы хезмәткәре. 2014 елның 25 мартыннан Россия Федерациясе Кырым Җөмһүрияте прокуроры вазифаларын башкара. 2016 6 октябрьгә кадәр. Юстиция дәүләт 3 класслы киңәшчесе (2015).[1] РФ иң яшь генералы. Кайчакта бик сәер гамәлләр ясавы билгеле, мәсәлән Бөек Ватан сугышы каһарманнарына багышланган Үлемсез полк чарасында Россиянең соңгы императоры Николай II сурәте белән чыга. Мәдәният ирегенә каршы чыгып, күренекле режиссер Учитель төшергән "Матильда" дигән фильмны тыярга чакыра. ГаиләАның ике бабасы да Бөек Ватан сугышында һәлак булган, әбисе алман оккупациясендә чыдап яшәгән. Ата-анасы — пенсионерлар, Кырымда торалар. Гаиләсе: аерылган, кызын тәрбияли. Фортепианода уйный, рәсем ясарга ярата. ДанПрокурор хезмәтенә керү сәбәпле чыгыш ясаганнан соң Наталья Поклонская бөтен дөньяда, аеруча Япониядә дан казана (Натальянең тышкы күренеше япон аниме матурлык стандартына туры килә). "Кырымда нәрсә булганын аңламыйбыз, ләкин Наташаны яклыйбыз, ул чибәр" — дип яза япон ирләре блогларында. Пәрәвездә Натальянең күп һәвәскәр сурәтләре, видеоклиплары, аның турында җырлар бар.
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia