Нефтяник Джалиля (газета)
«Нефтяник Джалиля» (тат. «Җәлил нефтьчесе») ― 1985 елның 20 декабреннән Татарстанның Сарман районы Җәлил бистәсендә рус телендә нәшер ителүче корпоратив газета. Оештыручысы һәм гамәлгә куючысы ― «Татнефть» ГАҖ «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе. Газета бистәнең, идарәнең, хезмәт коллективының иң мөһим социаль һәм производство мәсьәләләрен, тормышның бөтен якларын яктырта. Тарих1985 елда «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе идарәнең махсус газетасын булдыру турында эш йөртә башлаган. 1985 елның 5 маенда КПССның Татарстан өлкә комитетының матбугат секторы тарафыннан идарәгә күп тиражлы газета чыгаруга рөхсәт бирелгән (Яңа елга кадәр газета чыкмаса, өлкә комитеты әлеге газета берәмлеге Алабуга трактор заводына биреләчәген искәртә)[2]. Әмма күп тиражлы газетага мөхәррир табу озаака сузыла. Әлмәт, Азнакай, Сарман районнары, кайбер республика газеталары яңа газетага мөхәррир кирәклеге турында белдерүләр бассалар да, мөхәррир тиз генә табылмый. Идарә җитәкчелеге декабрь аенда газета чыгара башлау бурычын куя һәм аны идарәнең кадрлар бүлеге җитәкчесе Рева Фатыйх улы Хәсәновка йөкли. Менә шундый шартларда 1985 елның 20 декабрендә «Нефтяник Джалиля» (Җәлил нефтьчесе) дигән газетаның беренче саны дөнья күрә. Газета Сарман районы типографиясендә басыла, мөхәррир өчен Рева Хәсәнов кул куя. Газетаның беренче саны идарәнең барлык эш участокларында таратыла[2]. Басма орган буларак, газета идарә җитәкчелеге алып барган сәясәтне коллектив әгъзаларына җиткерергә, алда торган бурычларны үтәүдә нефтьчеләрне туплауда, җәмәгать фикерен тудыруда мөһим рычаг булырга тиеш була. Беренче санБеренче сан «Җәлилнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе җитәкчесе Рафаэль Сәет улы Нурмөхәммәтовның «Ышанычлы адым белән» (рус. Уверенной поступью) дигән мәкаләсе белән ачыла. Ул анда газетаның алда торган бурычларны үтәүдә өметле ярдәмче булачагына ышаныч белдерә. «Ленинчы» (Ленинец, хәзерге «Сарман») газетасы редакциясе «Хәерле юл, яңа газета!» (В добрый путь, новая газета!) дигән котлау бастыра. Шушы ук санда «Татнефть» берләшмәсенең генераль директоры (1980—1990) Әкълим Касыйм улы Мөхәммәтҗанов (1930—2004) һәм идарәнең профсоюз комитеты рәисе А. Т. Юхимец «Җәлилнефть» идарәсе коллективын нефть табу буенча 5 еллык бурычларын 1985 елның 29 ноябренә уңышлы үтәп чыгу белән тәбриклиләр[2]. Газетаның беренче санында ук «Шигърият почмагы» урын алган. Газета укучыларга Николай Сидоровның «Җәлил поселогы турында җыр»ы бирелгән. Техника йорты директоры Илгиз Фәрхетдиновның «Дуслык кичәсе» дигән язмасы, идарәнең «Труд» ирекле спорт җәмгыяте советы рәисе Җәүдәт Әхмәдуллинның Йомгаклар куандыра дигән язмалары һәм башка хәбәрләр укучыларны идарә һәм Җәлил бистәсе хәлләре белән таныштыра. Газетага язылу буенча игълан бирелгән (бер елга язылу 52 тиен торган)[2]. 1985 елның 27 декабрендә газетаның икенче саны дөнья күргән. 1986 елның февраленнән газета эзлекле рәвештә атнага бер тапкыр чыгып килгән. 2003 елда җәмәгатьчелек фикерен белү ниятеннән, махсус сорау үткәрелгән. Идарәдә эшләүчеләрнең 12, 5 % ына анкета таратылган. «Идарәгә газета кирәкме?» дигән сорауга аларның 97,8 %ы «кирәк» дип җавап биргән[2]. Мөхәррирләр
Редакция көче белән 8 Март бәйрәменә, Геолог көненә[d] (апрельнең беренче якшәмбесе), мастерлар слетына, идарәнең еллык конференцияләренә багышланган махсус чыгарылышлар эшләнә. Аерым газета форматында газетага кушымта итеп «Әдәби сәхифә»ләр чыгарылган. Тиражы ― 3 меңнән артык данә (2004), 900 (2024). Айга 2 тапкыр чыга[1]. Казанда басыла. Газета Сарман районы территориясендә бушлай таратыла[1]. Искәрмәләр
Әдәбият
Сылтамалар
Моны да карагыз |
Portal di Ensiklopedia Dunia