Никита Ефремов
Никита Ефремов, Никита Михаил улы Ефремов (Бикмөхәммәтов) (рус. Ники́та Миха́йлович Ефре́мов, 1988 елның 30 мае, СССР, РСФСР, Мәскәү) ― Россиянең театр һәм кино актеры. Мәскәүнең «Современник» театры артисты (2009 елдан). Тәрҗемәи хәле1988 елның 30 маенда Мәскәүдә туган. Әтисе ягыннан бабасы ― СССР халык артисты актер Олег Николай улы Ефремов (1927―2000), әнисе ягыннан бабасы ― филология фәннәре докторы, Мәскәү дәүләт университеты профессоры Роберт Гата улы Бикмөхәммәтов (1928―1995)[1]. Әтисе ― актер Михаил Олег улы Ефремов (1963), РФ атказанган артисты; әнисе ― Асия Роберт кызы Бикмөхәммәтова (Ася Воробьева, 1961), МДУ тәмамлаган филолог, «Современник» театрында әдәби мөхәррир. Мәскәү шәһәренең 52 нче физика-математика мәктәбендә (1514нче гимназия) укыган[2], мәктәпнең үзешчән сәнгатендә катнашкан. Бала чагыннан спорт белән шөгыльләнә — футбол һәм баскетбол уйный. 11нче сыйныфта музыка белән җитди шөгыльләнә башлый. Музыка мәктәбендә скрипка классын һәм өстәмә вокал классын тәмамлый, фортепианода уйный. 2005 елда МХАТ мәктәп-студиясенә укырга керә, анда Константин Райкин курсында укый[3]. Студентлар театры сәхнәсендә сәләтле актер икәнен күрсәтә һәм режиссер Виктор Рыжаковның «Горе от ума» (А. С. Грибоедов пьесасы буенча) диплом спектаклендә Чацкий роле өчен «иң яхшы ир — ат роле» номинациясендә «Золотой лист — 2009» театраль премиясе лауреаты була[4]. 2009 елда МХАТ мәктәбен тәмамлаган 21 яшьлек Никита Ефремовны берьюлы берничә әйдәп баручы Мәскәү театрына чакыралар. Никита барлык тәкъдимнәрдән «Современник» театрын сайлый. Аның дебюты ― «Три товарища» (Э. М. Ремаркның шул исемдәге романы буенча) спектаклендәге Готфрид Ленц роле[5]. 2019 елда режиссер Алексей Франдеттиның «Мәскәү! Мин яратам сине» мюзиклында Ден ролендә уйныйref>Юбилей «Активного гражданина» продолжается! 2020 елның 20 сентябрь көнендә архивланган.</ref>. 2023 елда ул Apple TV + Тетрис фильмында роль уйнады.[6] Театрдагы рольләреМәскәүнең «Современник» театры
Фильмография
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Гаилә хәле2014 елда А. П. Чехов исемендәге МХАТ актрисасы Яна Гладкихка өйләнгән. 2015 елда аерылышканнар[18][19]. Сылтамалар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia