Николаев (Николаев өлкәсе)
ГеографияШәһәр Украинаның дала зонасының көньяк өлешендә, Көньяк Буг һәм Ингул елгалары тарафыннан юылган ярымутравында урнашкан. КлиматШәһәр климаты уртача континенталь, җылы кыш һәм эссе җәй белән.[6]
ТарихНиколаев 1789 елда Григорий Потёмкин тарафыннан суднолар төзү верфләр янындагы бистә буларак нигезләнгән. Озак вакыт биредә Кара диңгез флотының штабы урнашкан. 1862 елда Николевта эре диңгез порты ачылган; 19 гасырның азагында ук Николаев порты чит илләре белән сәүдә итү күләме буенча илдә өченче урында, ә ашлыкны экспортлау буенча беренче урында торган. 1918 елда шәһәр беренче тапкыр чит ил гаскәрләре тарафыннан басып алуны кичергән. 1920 елда Николаевта совет хакимияте урнаштырылган. Бөек Ватан сугышы барышында (1941 елның 16 августы) шәһәр алман-фашист гаскәрләре тарафыннан басып алына. 1944 елның 28 мартында азат ителә. Сугыштан соңгы вакытында Николаев — ССРБ суднолар төзү үзәкләренең берсе. Халык
Милли состав (2001): украиннар — 72,7 %, руслар — 23,1 %. ИкътисадИкътисад нигезе — суднолар төзү. Шуның өстенә, Николаевта элетротехника һәм электрон сәнәгате ширкәтләре бар. Глинозөм заводы, азык-төлек сәнәгате ширкәтләре. Кардәш шәһәрләрИскәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia