Николай Колесников
Николай Алексей улы Колесников 1952 елның 15 мартында Бөгелмә районының Наратлы авылында туа. Бөгелмә индустриаль-педагогия техникумында укый, шунда Ефрат Тимерҗанов җитәкләгән авыр атлетика түгәрәгенә йөри башлый. Унсигез яше тулмаган килеш Колесников яшьләр арасында СССР беренчелеген отын кайта. 1974 елда Василий Алексеев, Давид Ригерт кебек танылган атлетларньң остазлары тренер Рудольф Плюкфельдер үз янына чакыра. 70 нче еллар башында 56 һәм 60 килограмм авырлыгында хакимлек сөргән Болгария атлетлары белән көрәштә Колесников Монреальдә узган 1976 ел Олимпиадасында җиңү яулый. Моның өчен ул ике төрдә 285 кг җыя. Бүгенге көндә Николай Колесников Казанда яши. Авыр атлетика буенча Россиянең юниорлар һәм Татарстанның җыелма командасы өлкән тренеры. Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia