Ольга Санфирова
Ольга Александровна Санфирова (1917 елның 2 мае, Самар, Россия Империясе — 1944 елның 13 декабре Гродно, Беларус ССР) — 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар авиациясе полкының (4 нче һава армиясенең 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясе, 2 нче Беларус фронты) эскадрилья командиры, гвардия капитаны. Тормыш юлыОльга Санфирова 1917 елның 2 маенда Самар шәһәрендә эшче гаиләсендә туа. Керәшен татары[2]. Мәскәү өлкәсенең Коломна шәһәрендә аэроклубны тәмамлый. Үзбәкстан башкаласы Ташкәнт шәһәрендә яши һәм эшли. 1941 елның декабреннән Кызыл Армиядә. Батайск хәрби авиация пилотлар мәктәбен тәмамлый. 1942 елның маеннан гамәлдәге армиядә. 1942 елдан СБКФ әгъзасы. 46 нчы гвардия төнге бомбардировщиклар авиациясе полкының (4 нче һава армиясенең 325 нче төнге бомбардировщиклар авиациясе дивизиясе, 2 нче Беларус фронты) эскадрилья командиры Ольга Санфирова дошманның җанлы көчләрен һәм ныгытмаларын юк итү өчен, 875 очу сәгатьле 630 төнге сугышчан очыш ясый. Төньяк Кавказны саклауда һәм азат итүдә, Яңарусия-Таман, Керчь-Эльтиген, Кырым, Белорус һөҗүм операцияләрендә катнаша. Дошман контроле астындагы территориягә 77 тонна бомба ташлый. 1944 елның 13 декабрендә сугышчан бурычын үтәп кайтканда һәлак була. Машинаны Польшада, Населска районында очышлар вакытында ук яндырдылар. Ольга һәм Руфина Гашева (штурман), парашют белән сикереп, нейтраль полосага эләгәләр. Ольга Санфирова пехотага каршы минада шартлый. Белоруссиянең Гродно шәһәрендә туганнар каберлегендә җирләнгән[3]. Бүләкләр
Истәлек
Искәрмәләр
Сылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia