Пальма мае![]() ![]() ![]() Пальма мае — зәйтүнчә пальма (Elaeis guineensis) җимешләренең итләч өлешеннән чыгарыла торган үсемлек мае. Әлеге пальманың орлыкларыннан ясалган май - пальма-төш мае дип йөртелә. ТасвирПальма мае кызыл-әфлисун төсендә, эрү температурасы 33—39 °C, ягъни бүлмә температурасында пальма мае каты халәттә саклана. Пальма мае триалглицеридлар (гөлсирин һәм майлы әчелекләр) кушылмасы булып тора. Олеин - пальма маеның сыек фракциясе, эрү температурасы 19—24 °C. Стеарин — пальма маеның каты фракциясе, эрү температурасы 47—54 °C. Төрле майларны үзләштерүПальма маен үзләштерү 97% тәшкил итә.
ТөзелешПальма маенда күп күләмдә Е һәм А витаминнары һәм холестеринны киметүче файдалы туендырылмаган майлар (олеин, линолин әчелекләре) бар. Шулай ук пальма маенда атланмайдагы кебек үк туендырылган майлар барлыгы билгеле, әлеге туендырылган майлы әчелекләр (кислоталар) йөрәк һәм кан юллары чирләренә китерә ала.
Ләкин атланмайдан аермалы буларак пальма маенда холестерин юк. Кайбер чыганаклар буенча пальма мае кальций үзләштерүен киметә (57,4% тан 37,5% ка кадәр). Кулланылыш![]() Пальма мае ашамлык җитештерү сәнәгатендә киң кулланыла, аннан эрүчән сырлар, маргарин, прәннекләр, кәнфитләр, какао мае эквиваленты, сөт мае алмаштыргычы һ.б. ясала. Шулай ук косметика, крем, сабын җитештерүдә кулланыла. Пальма маен иң эре җитештерүчеләр - Малайзия (17 млн тонн), Индонезия (20 млн тонн). Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia