Печән ае![]() Печән ае (tat.lat. Peçän ayı(үле сылтама)) - татар дәверлегендә дүртенче ай [1]. Печән ае Милади тәкъвим буенча 21 июньдән 21 июльгә кадәр сузыла. Июль аена туры килә диярлек. Печән (21.6-21.7) аеның башында Идел-Урал-Себер яклары төркиләре Биләр-Болгарда ирекле һәм рәсми рәвештә ислам динен кабул итүгә багышлап ел саен Җыен бәйрәме уздырганнар. 1930-нчы елларда большевиклар әлеге Җыен бәйрәмен “дини эчтәлекле” дип тыеп аны апрель ахырындагы Сабан ае башында үтә торган Сабан туе белән алмаштыралар. Рәсәйнең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗ үд-дин 1989 елдан башлап бу Олуг Җыен мәрасимен – бәйрәмен милләт һәм өммәткә кайтарып бирүгә күп иҗтиһад кылды – күп тырышты. Печән аеның 22-нче көнендә, (хәзерге дәверлектә 12 июльгә туры килә) хатын-кызлар чәчәк бәйрәме уздырганннар. Печән – Хәзийран – Зү әл-кагъдәти аенда терлек-туар кыр-җәйләүләрдә симертелә. Кыргый киекләр һәм йорт хайваннарының итен әле бу айда да ашамаганнар.
ИскәрмәләрСылтамалар |
Portal di Ensiklopedia Dunia