Пластинкалылар
Пластинкалылар (лат. Placozoa) - күп күзәнәкле хайваннар тибы, ул ким дигәндә 3 төрне: Trichoplax adhaerens , Hoilungia hongkongensis һәм Polyplacotoma mediterranea төрләрен үз эченә ала (ләкин Placozoa төрлелеге күпкә зуррак дип санала). Алар тропик һәм субтропик киңлекләрнең тыныч диңгез суларында, зур булмаган тирәнлектә таралган кечкенә, төссез организмнар; моннан тыш, алар бөтен дөнья буйлап таралган лабораторияләрдә үстерелә. Пластинкалылар суүсемнәр һәм башка микроскопик азык кисәкчекләре белән туклана. Трихоплаксның гәүдәсе диаметры 2-3 мм булган пластинкадан гыйбарәт. Ул өч күзәнәк катламыннан һәм дүрт (соңгы мәгълүматлар буенча, алты) күзәнәк төреннән тора. Трихоплакс төзелешенең гадилегенә карамастан, аның геномында югары хайваннарның үсеше һәм яшәеше өчен кирәк булган аксымнарны кодлаштыручы күп геннар табылган (мәсәлән, нерв системасы үсеше өчен кирәк булган аксымнар). Трихоплаксның эволюцион бәйләнешләре һәм аның гадилегенең табигате хәзерге вакытта ачыкланып бетмәгән. Hoilungia hongkongensis төре төзелеше һәм физиологиясе белән Трихоплакстан нык аерылып тормый [4], ләкин генетик анализ ике организм арасында зур аерма һәм репродуктив изоляция барлыгын күрсәтә. Өйрәнү тарихы![]() Трихоплакс беренче тапкыр 1883-нче елда Грац университетының Зоология институтында Австрия зоологы Франц Шульзе тарафыннан табылган. Әлеге университетта Әдрән диңгезнең Триест култыгыннан кайтарылган үсемлекләр һәм хайваннар үрнәкләре сакланган аквариум булган. Трихоплакс шул аквариумның стеналарында яшәгән. Шульце бу сәер, үзгәрүчән формалы аксыл пластинкаларга Trichoplax adhaerens атамасын бирә. Ыруг атамасы бор. грек. θρίξ (τριχός - "чәч") һәм πλάξ "тәлинкә, пластинка", һәм төр исеме лат. adhaerens "ябышучы" [5] сүзләреннән ясалган. Шул ук вакытта, Шульце хайван тәненең субстратка караган (аскы, вентраль) ягы керфекле, ә капма-каршы (өске, дорсаль) ягы яссы эпителий белән капланганын (" эпителий " терминын куллану трихоплакс очрагында бик үк дөрес түгел) ачыклый.[6] Шульце хезмәтләре бастырылып чыкканнан соң, Италия галиме Ф. Монтичелли Неаполь биология станциясенең диңгез аквариумында Трихоплакска якын форма табып, аны Treptoplax reptans дип атый. Treptoplax reptans төренең Trichoplax adhaerens төреннән төп аермасы - аның өске ягында керфекләр булмау. Ләкин Монтичеллидан соң беркем дә Treptoplax төрен очратмый, һәм бу организмның барлыгы шик астында кала: Монтичелли гистологик кисемнәрдә Трихоплаксның дорсаль ягында бик сирәк урнашкан керфекчекләрне күрмичә калган булырга мөмкин [6] . Төзелеше![]() Трихоплаксның яссы, симметриясез тәненең диаметры 2-3 мм, ә калынлыгы нибары 25 мкм га җитә. Тәнендә күзәнәкләрнең нибары 4 төрен аерып күрсәтәләр. Алар өч катламга оешкан: аскы һәм өске катлам күзәнәкләре һәм алар арасындагы тоташтыргыч тукыма. Күзәнәкләр арасында типик контактлар булмау сәбәпле, өске катлам эпителийны хәтерләтә, ләкин аның астында базаль пластинка юк. Өске (дорсаль) катлам күзәнәкләре яссы, берәр керфекчекле. Күзәнәкләрнең өске катламында ялтырап торучы шарлар (алман. Glanzkugeln - 1891 елда Ф. Шульце керткән термин[7]) урнаша. Бу - яктылыкны чагылдыручы май тәнчекләре, җимерелгән синцитий калдыклары. Һәр керфекнең базаль тәнчегеннән аңа терәк төзүче микротрубочкалар һәм фибриллалар чыга[8][8]. БиологияХәрәкәте амёбаны хәтерләтә: тәненең рәвешен үзгәртә-үзгәртә ул өслек буенча әкрен генә шуыша. Тәненең арткы һәм алгы яклары аерылмый, шунлыктан ул борылмыйча да бару юнәлешен үзгәртә ала. Берьюлы ике якка таба шуышу омтылышлары нәтиҗәсендә трихоплаксның тәне ике өлешкә аерыла ала. Ашкайнату тәненең аскы катламы һәм өслек арасында башкарыла. Бу процесс "вакытлыча гаструляция" дип атала. Җепселле күзәнәкләрендә вакытлыча ашкайнату вакуольләре бар. ![]() Әдәбият
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia