Портал:Биология/Шәп мәкалә/АрхивСентябрь 2010![]() Гөмбәләр (лат. Fungi яки Mycota) — үсемлекләрдән һәм хайваннардан нык аерылып торган мөстәкыйль патшалык. Кимендә 100 мең төрне үз эченә алган гөмбәләр патшалыгын микология (грекча «микос» — гөмбә, «логос»— тәгълимат) фәне өйрәнә. Гөмбәләрнең фотосинтез процессын тәэмин итүче пигменты — хлорофилы булмый, ягъни алар — гетеротрофлар. Гөмбәләрнең кайбер үзлекләре аларны хайваннар белән якынайта: мәсәлән, матдәләр алмашы продуктлары арасында мочевина булу; күзәнәк тышчасында (буынтыгаяклыларның тән япмасындагы кебек) күмерсулар — хитин; запас продукт (үсемлекләрдәге кебек крахмал түгел) гликоген булу. Икенче яктан, туклану ысулы (азыкны йотып түгел, бәлки суырып тукланалар), чикләнмәгән үсүе һәм хәрәкәтләнмәве белән алар үсемлекләрне хәтерләтәләр. Гөмбәләрнең үзенчәлекле билгесе аларның вегетатив өлешенең төзелешендә күренә. Бу — тармакланган нечкә җепләрдән — гифлардан торган гөмбәлек, яки мицелий. Август 2010![]() Кан әйләнеше – канның тамырлар буйлап хәрәкәте. Кан әйләнеше системасы кан тамырларыннан һәм йөрәктән гыйбарәт. Кыскарып, йөрәк насос шикелле эшли һәм, канның туктаусыз хәрәкәтен тәэмин итеп, аны кан тамырлары буйлап этәрә.
|
Portal di Ensiklopedia Dunia