Портал:География/Шәп мәкалә/АрхивБу сәхифәдә Шәп мәкалә бүлегендә булган бөтен мәкаләләрнең архивы. 23 июльгә кадәр![]() Монго́лия (монг.Монгол Улс) — Көнчыгыш-Үзәк Азиядәге, диңгезгә чыгышы булмаган, төньякта Русия, ә көньякта Кытай белән чиктәш дәүләт. Монголия - парламент җөмһүрияте. 1992нче елның 12нче февраленнан соң Конституция эшли башлый. Илнең башлыгы - туры сайлаулар нәтиҗәсендә сайлана торган президент. Бер кеше ике мәртәбә сайлана ала. (дәвамы) 2 июньга кадәр![]() Австралия (инглизчә Australia, лат. australis — «көньяк») – Көньяк ярымшарында, Австралия кыйтгасында һәм Тасмания вә башка утрауларда урнашкан дәүләт. Башка исем: Австралия Берлеге (ингл. Commonwealth of Australia). Мәйданы буенча дөньяда алтынчы урында тора. Бөтен кыйтгада урнашкан дөньяда бердәнбер ил. Австралия башкаласы - Канберра шәһәре. 11 июньга кадәр![]() Аурупа (ингл. Europe, русча Европа) - Авразия кыйтгасында урнашкан дөнья кисәге. Азия белән Авразия кыйтгасын төзи. Аурупа мәйданы 10 млн км² һәм халык саны якынча 733 млн кеше. 21 июньга кадәр![]() Ирландия (ирл. Éire, Poblacht na hÉireann; ингл. Ireland, Republic of Ireland) — Көнбатыш Аурупада урнашкан дәүләт. Ирландия утрауның күпчелегендә урын ала. Мәйданы - 70,2 мең км². Илнең исеме ирланд Éire сүзеннән килә. Башкала - Дублин шәһәре (1,4 млн. кеше яши). БМОга 1955 елдан керә. Ирландия Аурупа утраулары арасында мәйданы буенча өченче урында тора. 6° 20'—10° 20' көнбатыш озынлыгы һәм 51° 25'—55° 23' төньяк киңлеге арасында урнашкан. Көнбатыштан көнчыгышка озынлыгы 300 км, ә төньяктан көньякка исә 450 км. Мәйдан - 70.280 км². Бөекбритания белән чикләр озынлыгы - 360 км.
8 июльга кадәр![]() Мала́йзия (Malaysia) яки Мала́йзия Федерациясе — Көньяк-Көнчыгыш Азиядәге, Көньяк-Кытай диңгезе белән аерымланган, ике өлештән торучы дәүләт.
Мәйданы - 329 758 км² 2010 елның 17 октябренә кадәр![]() Финля́ндия, рәсми исеме Финля́ндия Җөмһүрияте (фин. Suomen tasavalta, швед. Republiken Finland) — Аурупаның төньягында урнашкан дәүләт. Финляндиянең башкаласы — Һелсинки шәһәре. Көнчыгышта Русия, төньяк-көнбатышта Швеция, төньякта Норвегия белән чиктәш. Балтыйк диңгезе тарафыннан юыла. 2011 елның 29 сентябренә кадәр![]() Викинглар (борынгы норвег телендәге víkingr сүзеннән) - Скандинавиядән чыккан һәм безнең эраның VIII гасырыннан алып XI гасыр урталарына кадәр Аурупада һәм Төньяк Атлантика утрауларында сәүдә иткән, талаган һәм шәһәрләр төзегән тикшеренүчеләр, сугышчылар, сәүдәгәрләр һәм диңгезчеләрнең гомуми атамасы. |
Portal di Ensiklopedia Dunia