Португаллар
Португаллар (португалча portugueses) — Пиреней ярымутравы көнбатышындагы халык, Португалиянең төп халкы. ![]() Португал теле һинд-аурупа телләр гаиләсе роман төркеме ибер-роман астөркеменә карый, испан теленә якын. Күпчелек португаллар - католиклар. ЧыгышПортугаллар Иберия (Көнбатыш Урта диңгезле) популяцияләре төркеменә керә. Португаллар чыгышында романлашкан кельт-иберия кабиләләре зур роль уйнаган, шулай ук V—VI гасырда герман кабиләләре - вестһотлар, свевлар йогынты ясаганнар һәм VII гасырдан бербер телле маврлар белән һәм XV гасырга кадәр яһүдләр-сефардлар белән бераз кушылганнар. Португаллар таралышы киң, чөнки Көньяк Америкада эре португал колонияләре булган. Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia