Порт-Артур (җыр)
Порт-Артур – татар тарихи[2] һәм башкорт халык[3] җыры. Шул ук исемле (әмма бүтән сүзләр белән) кырым татар җыры да бар. Тарихы«Порт-Артур» җырының ике варианты бар. Икесен дә 1938 елда Гата Сөләйманов Баймак районы Төркмән авылында яшәгән Гыйният Утарбаевтан язып ала. Беренче варианты 1954 елда «Башкорт халык иҗаты», «Башкорт халык җырлары», 1974 елда «Башкорт халык иҗаты: җырлар» сериясендә басылып чыга. Икенче варианты да шунда һәм 1988 елда Кәрим Дияровның китабында дөнья күрә[4]. Марш җыры булганлыктан, башкорт халык музыкасына рус музыка мәдәниятенең йогынтысы сизелә[5]. Порт-Артур — Кытайның Ляодун ярымутравының иң көньяк өкләсендә урнашкан шәһәр. Кытайча үз исеме — Люйшунь. Риваять буенча, җырны рус‑япон сугышында (1904-05) Порт‑Артур ныгытмасын саклауда катнашкан башкортлар иҗат иткән. Җырда сугышның фаҗигале мәлләре һәм рус армиясенең Ерак Көнчыгыштагы баш командующие генерал А. Н. Куропаткинның хыянәте турында сөйләнелә[6]. 1898 елдагы килешү буенча, Россия вакытлыча ныгытманы ала. 1904 елның гыйнварында японнар Порт-Артурда торган рус эскадрасына кинәт һөҗүм итәләр. Шуннан рус-япон сугышы башланып китә. Сугыш биш ай дәвам итә. Нәтиҗәдә Россия армиясе җиңелә. Бу сугышта бик күп татарлар[7][8] (шул исәптә кырым татарлары), башкортлар катнаша. Порт-Артур ныгытмасын саклаган гарнизон гаскәрләре составына, нигездә, Уфа губернасыннан хәрбиләр белән комплектланган 4нче һәм 7нче Көнчыгыш‑Себер укчылар дивизияләре керә. Башкортстан хәрби формированиеләре июль аенда Ташичао янында, июль—сентябрь аенда Вафангоу авылы янында һәм Шахэ елгасында, августта — Ляоян авылы янында, 1905 елның гыйнварында — Сандэпу авылы янында, февраль аенда — Мукден шәһәре янында (барысы да Маньчжурия) сугышларда катнаша. Сугышта катнашучыларның барысы да «1904-1905 еллардагы япон сугышы истәлегенә» медальләре белән бүләкләнә. ТекстыПорт-Артур дигән таш кала Дошманнардан аны яклап, Порт-Артур дигән калага Японнар туп аталар, Диңгез өсте кып-кызыл кан, Җырны башкаручыларРәсүл Карабулатов[9], Илсөя Бәдретдинова[10] һ. б. җырчылар тарафыннан башкарылган. Шулай ук карагызШул ук исемле (әмма бүтән сүзләр һәм мотив белән), рус-япон сугышына багышланган кырым татар[11] җыры бар һәм аларның туган җирләренә кайту гимны булып та тора[12]. Чыганаклар
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia