Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен Батыршин битенә күчегез.
Радик Батыршин (Радик Ирек улы Батыршин) — журналист, продюсер, «Мир» телерадиокомпаниясе генераль директоры (2007). Россия TV академиясе академигы (2008), Ауразия TV һәм радио академиясе вице-президенты, филология фәннәре кандидаты.
Тәрҗемәи хәле
ТЭФИ премиясе - Э. Неизвестныйның «Орфей» скульптурасы копиясе
1968 елның28 июлендәУфашәһәрендә туган. «Журналистика» белгечлеге буенча Октябрьның 40 еллыгы исемендәге Башкорт дәүләт университетының филология факультетын (1990), «Журналистика» белгечлеге буенча М.В. Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетының журналистика факультетында аспирантура (1994) тәмамлаган. TV һәм радио хезмәткәрләренең белемен камилләштерү институтында (Мәскәү) «Мир» телерадиоширкәте: БДБ илләренең бердәм мәгълүмат кырын булдыру» (Телерадиокомпания "Мир": формирование единого информационного пространства стран Содружества) темасына филология фәннәре кандидатлыгына диссертация яклаган (2011)[1].