Рамакришна Миссиясе![]() ![]() Рамакришна Миссиясе (РКМ) - ул “Рамакришна Хәрәкәте” яки “Веданта Хәрәкәте” буларак мәгълүм бөтендөнья рухи хәрәкәтенең үзәген формалаштырган Һинд дине дини һәм рухи оешмасы.[1][2] Миссия Рамакришна Парамаһамса Һиндле изге хөрмәтенә аталган һәм аның тарафыннан илһамландырылган[1] һәм Рамакришнаның баш өйрәнчеге Свами Вивекананда тарафыннан 1897 елның 1 маенда нигезләнгән булган.[1] Оешма күбесенчә Һинд дине фәлсәфәсенең Ведантаны дәгъва итә – Адвайта Веданта һәм дүрт йогик идеалны – Джнананы, Бһактины, Карманы һәм Раджа йоганы. Дини һәм рухи укытудан тыш, оешма Һиндстанда һәм аннан тыш киң белем бирү һәм филантропик эшне алып бара. Бу аспект күп башка Һинд дине хәрәкәтләренең хасияте булып киткән. [3] Миссия эшен Илаһка тугърылык белән башкарылган мин-минлексез эш принцибында, карма йога принципларында нигезли.[1] Рамакришна Миссиясенең дөнья тирәли үзәкләре бар һәм ул күп әһәмиятле Һинду текстларын нәшер итә.[4] Ул монах оешмасы белән аффилиациядә. Вивеканандага гуруы (остазы) Рамакришна гаять зур йогынты ясаган. Кыскача тасвирламаМатх һәм Миссия 19-ынчы гасыр изгесе Рамакришна Парамаһамса йогынты ясаган һәм аның баш өйрәнчеге Вивекананда нигезләгән иҗтимагый-рухи-дини Рамакришна хәрәкәте эшен идарә итә торган ике төп оешма булып тора. Шулай ук Рамакришна Ордены дип аталган Матх хәрәкәтнең монахлык оешмасы булып тора. Вивекананда тарафыннан 1897 елда нигезләнгән булып, Матх игътибар үзәгендә беренче чиратта рухи өйрәтүне һәм хәрәкәтнең тәгълиматын дәгъва итүне тота. ЭшчәнлегеМиссиянең төп эшчеләре булып монахлар тора. Миссиянең эшчәнлегенә түбәндәге даирәләр керә: Дини эшчәнлек![]() ![]() Миссия каста бүленешен исәпкә алмый. Тармак Үзәкләре2021 елга Матһның һәм Миссиянең дөнья буйлап 221 үзәге булган: Һиндстанда 167, Бангладешта 15, Америка Кушма Штатларында 14, Россия һәм Көньяк Африкада икешәр һәм Аргентина, Австралия, Бразилия, Канада, Фиджи, Франция, Германия, Ирландия, Япония, Малайзия, Маврикий, Непал, Нидерландлар, Сингапур, Шри Ланка, Швейцария, Берләшкән Корольлектә һәм Замбиядә берешәр. Моннан тыш төрле үзәкләр астында 44 суб-үзәк бар (Һиндстанда 21 һәм Һиндстаннан тыш 23). Матһ һәм Миссия 748 белем бирү оешмасы белән идарә итә (12 колледж, 22 урта мәктәп, 135 башка дәрәҗәдәге мәктәп, 4 политехникум, 48 техник өйрәтү үзәге, 118 һостел, 7 бала йортын һ.б. кертеп) һәм тулаем өйрәнчекләр саны 200 000-нән күбрәк. Бу тармаклардан башка бөтен дөньяда Шри Рамакришна һәм Свами Вивекананда тугърылары һәм тарафдарлары нигезләгән якынча бер мең аффилиацияләнмәгән үзәк бар (еш “шәхси үзәкләр”) дип атала. Һиндстаннан тыш Рамакришна Ордены үзәкләре ике киң төркемгә бүләргә мөмкин. Бангладеш, Непал, Шри-Ланка, Фиджи һәм Маврикий кебек илләрдә хезмәт Һиндстанныкына охшаш рәвештә алып барыла. Дөньяның башка өлешләрендә, аеруча Европа, Канада, Америка Кушма Штатлары, Япония һәм Австралиядә эш күбесенчә Веданта дәгъвасы, китап һәм журнал нәшер итү һәм рухи мәсьәләләрдә шәхси алып бару белән чикләнә.[5] Һиндстаннан тыш үзәкләрнең күбесе еш "Веданта Җәмгыяте" яки "Веданта Үзәге" дип атала. Элеккеге президентларТүбәндә Рамакришна Орденының президентлары (рухи җитәкчеләре) исемлеге китерелгән:
1901 елда "баш президент" төшенчәсе төшерелгән булган һәм "президент" атамасы кабул ителгән булган.
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia