Рамил Рамазанов
Рамил Рамазанов, Рамил Миргаяз улы Рамазанов (1979 елның 9 феврале, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Сарман ) ― юрист, Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары – коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы (2015 елдан). Россия дәүләт гадел хөкем университетының Казан филиалы Җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысы. Татарстан Республикасының Атказанган юристы (2018). 1нче класслы юстиция киңәшчесе. Юридик фәннәр кандидаты (2022). Россия юристлар ассоциациясе әгъзасы (2022 елдан). Тәрҗемәи хәле1979 елның 9 февралендә Татарстан АССР Сарман районы үзәге Сарман авылында туган. Район үзәге урта мәктәбен [1], Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтын (2000), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2005) тәмамлаган. 2022 елда юридик фәннәр кандидатлыгына диссертация яклаган. Диссертация темасы: «Җинаять процессында катнашучыларның иминлеген тәэмин итү буенча суд эшчәнлеге» (рус. Деятельность суда по обеспечению безопасности участников уголовного процесса)[2]. Хезмәт юлы1996 елдан 2002 елга кадәр эчке эшләр органнарында хезмәт итә. 2002―2005 елларда ― Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсендә дәүләт салым инспекторы, әйдәп баручы белгеч, бүлек башлыгы урынбасары. 2005―2010 елларда ― ТР Президенты эшләре идарәсендә баш референт, баш киңәшче. 2010 елдан 2013 елга кадәр ― ТР Дәүләт киңәшчесе секретариатының баш киңәшчесе. 2013―2015 елларда ― Россия Федерациясе Югары Суды каршындагы Суд департаментының ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары, 2015 елның февраленнән ― идарә башлыгы урынбасары ― коррупциягә каршы тору мәсьәләләре бүлеге башлыгы. Россия дәүләт гадел хөкем университеты[d] Казан филиалы Җинаять-хокук дисциплиналары кафедрасының өлкән укытучысы[3]. Бүләкләре, мактаулы исемнәре
Шәхси тормышыӨйләнгән, өч баласы бар[7]. Искәрмәләр
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia