Бу терминның башка аңлатмалары да бар, аларны карау өчен
Сабитов битенә күчегез.
Рамил Сабитов (Рамил Габделәхәт улы Сабитов, 1960 елның 17 августы , Татарстан АССР , Чүпрәле районы , Саплык ) — Россия кино һәм театр артисты, режиссёр.
Тәрҗемәи хәле
1960 елның 17 августында Ульяновск янындагы Саплык исемле татар авылында туган. Балачагы Ульяновск шәһәрендә , үсмер чагы Яр Чаллыда узган. Ярославльда театр институтының актёрлык бүлеген (С. В. Розов сыйныфы ), ГИТИСның режиссёрлык бүлеген (А. Васильев курсы ) (1992 ) тәмамлаган. Хәрби хезмәттә Украинада була. Калинин шәһәрендә ТЮЗда эшли.
Иҗаты
Кинематографиядәге дебюты — Довженко исемендәге киностудиядә режиссёр Юрий Ильенконың «Салам кыңгыраулар» (Соломенные колокола ) тарихи драмасында төшкән эпизод роле.
Режиссёр буларак, документаль һәм нәфис фильмнар төшерә: «Машина времени» ансамбленә-30 ел» (30 лет «Машине времени» ), «Билгеле булмаган Утёсов» (Неизвестный Утёсов ), «Галиҗәнап Тренер» (Его Величество Тренер ), «ССРБ-Канада. 30 ел узгач» (СССР-Канада. 30 лет спустя ), «Төнге Мәскәү» (Ночная Москва ), «Мәскәү алманнары: Россиядә 4 гасыр» (Московские немцы: 4 века с Россией ), Саша Черный иҗаты буеча моноспектакль (РТР), «Эзләүгә бирелгән» (Объявлен в розыск ) (2011 , детектив), «Физика һәм химия» (2011 , яшьләр өчен сериал), «Волков сәгате-5» (2011 , сериал, икенче режиссёр) һ. б.
Фильмография
Күпчелек рольләре боевиклардагы тискәре каһарманнар.
«Сәнәгать зонасы» (Промзона ) сериалында Цой, олигарх
Рамил Сабитов
1987 — Салам кыңгыраулар (Соломенные колокола )
1988 — Кызыл филләр (Красные слоны )
1992 — Дюба-дюба
1999 — 8 1/2 доллар
2001 — Ерак юлга йөрүчеләр (Дальнобойщики ) (сериал) — Ваха
2003 — Җирдә иң яхшы шәһәр (Лучший город Земли ) — Сухих
2003 — Кармен — Венер
2003 — Башка район (Другой район )
2004 — Китап урлаучылар (Похитители книг )
2004 — Шәхси номер (Личный номер ) — Хәсән
2004 — Саламандра тиресе (Кожа саламандры ) — Касыйм
2005 — Яшерен сак (Тайная стража )
2005 — Попса
2005 — Җинаять уеннары (Криминальные игры )
2005 — Филипп бухтасы (Бухта Филиппа )
2006 — Махсус билгеләнгән төрмә (Тюрьма особого назначения )
2006 — Доннан бирмиләр (С Дона выдачи нет )
2006 — Килешү (Сделка )
2006 — Русчага тәрҗемә (Русский перевод ) — Синдибад
2006 — Пираньяга ау (Охота на пиранью )
2007 — Шәхси йомыш (Частный заказ )
2007 — Стихия формуласы (Формула стихии )
2007 — Рус өчпочмагы (Русский треугольник ) (Гөрҗистан , Украина )
2007 — Билге (Разметка )
2007 — Сәнәгать зонасы (Промзона ) (сериал) — Цой, олигарх
2007 — Застава — Надыйр-шаһ
2007 — Егор кайгысы (Егорино горе ) — Пафнутий
2007 — 07-нче курсын үзгәртә (07-й меняет курс )
2008 — Фотограф
2008 — Идарә (Управа ) (сериал) — Фуэд Ражбани
2008 — Йорт иясе (Домовой )
2008 — Яугир. Легенданың тууы (Боец. Рождение легенды )
2008 — Апостол (сериал) — Мамедов
2009 — Чылбыр (Цепь )
2009 — Тайга хуҗабикәсе (Хозяйка тайги )
2009 — Террорист Иванова (сериал) — Кәрим Тулегенов
2009 — Тәкъдим ителгән шартлар (Предлагаемые обстоятельства )
2009 — Кандаһар — очучы [ 1]
2009 — Шакшы эш (Грязная работа )
2010 — Эзләүгә бирелгән (Объявлен в розыск ) (актёр, режиссёр )
2010 — Капшап (На ощупь )
2010 — Исем кызы (Крестная дочь )
2010 — Журов-2 (сериал)
2010 — Бары да синең өчен (Всё ради тебя ) — Ренат Хәкимов
2010 — Якын дошман (Близкий враг ) — Әмир
2010 — Манара (Башня )
2010 — Башмачкин
2011 — Волков сәгате — 5 (Час Волкова — 5 ) (актёр, режиссёр )
2011 — Ачыгыз, бу мин (Откройте, это я )
2011 — Борис Годунов
2011 — Физика яки химия (сериал) (режиссёр )
2012 — Таптанучылар (Топтуны ) (сериал) — Җафар
2012 — Иптәш полицейскийлар (Товарищи полицейские ) (сериал)
2012 — Күңел ачу (Забава )
2013 — Эзләү (Розыск )
2013 — Эзләү-2 (Розыск-2 )
2013 — Исән чакта (Пока ещё жива )
2013 — Капкын (Ловушка ) (сериал: Украина , Россия ) — Теймураз Багашвили («Рыча»)
2013 — Мәңгелек әкият (Вечная сказка )
2014 — Халыклар дуслыгы (Дружба народов )
2014 — Императрица (режиссёр )
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
2007 — Мәскәү халыкара кинофестиваленең Махсус призы — «Рус өчпочмагы» (Русский треугольник ) (Гөрҗистан , Украина ) кинофильмында Муса роле өчен.
2008 — «Оскар» премиясе номинанты — «Инглиз телендә булмаган кинофильм» номинациясендә Гөрҗистан тәкъдим иткән «Рус өчпочмагы» (Русский треугольник ) (Гөрҗистан , Украина ) кинофильмында актёрлар төркеме эчендә.
2016 елда — «Екатерина» фильмының режиссёры буларак (Александр Баранов белән бергә ), «Иң яхшы телевизион сериал (10 сериядән артык) » номинациясендә «Алтын бөркет» (рус. Золотой орел ) премиясе[ 2] .
Сылтамалар
Искәрмәләр