Рафаил Солтанов

Рафаил Солтанов
Туган телдә исем Рафаил Маһиҗан улы Солтанов
Туган 12 ноябрь 1946(1946-11-12)
СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тупач
Үлгән 26 август 1974(1974-08-26) (27 яшь)
СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Карашай-Саклау
Милләт татар
Ватандашлыгы ССБР байрагы СССР
Әлма-матер Минзәлә медицина укуханәсе һәм Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе
Һөнәре көрәшче
Эш бирүче Останкау
Җефет Сәрия
Балалар улы Руслан
Ата-ана
  • Маһиҗан Солтанов (әти)
  • Мәликә Солтанова (әни)
Бүләк һәм премияләре РСФСРның милли спорт төрләре буенча спорт мастеры (1974)

Рафаил Солтанов, Рафаил (Рафаэль[1]) Маһиҗан улы Солтанов (Рафаил Махизянович Султанов; 1946 елның 12 ноябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Минзәлә районы, Тупач1974 елның 26 августы, СССР, РСФСР, ТАССР, Сарман районы, Карашай-Саклау) ― спортчы, җиңел үлчәүдә көрәшче, Татар-башкорт көрәше буенча җиңел үлчәүдә РСФСР чемпионы (1974, тренеры М. Сәхәбетдинов), РСФСР спорт мастеры[1][2], «Урожай» җәмгыятеннән Муса Җәлил истәлегенә көрәш буенча ярышлар җиңүчесе (1973)[3].

Тәрҗемәи хәле

Рафаил Солтанов ― ветеринария институты студенты

1946 елның 12 ноябрендә Татарстан АССР Минзәлә районы (хәзерге Коноваловка авыл җирлеге[d] составындагы) Тупач авылында туган. Гаиләсе әлеге авылда вакытлыча яшәгән (әтисе Минзәлә районы Фрунзе исемендәге колхозда бухгалтер, әнисе Тупач авылында шәфкать туташы булып эшләгән). Гаилә 1949 елда туган авылларына ― Ворошилов (1959 елдан Сарман) районы Карашай-Саклау авылына күчеп кайткан[4].

Әтисе Солтанов Маһиҗан Солтан (Солтанбәк) улы (1923―2000), 1941―1944 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан, разведчик, III дәрәҗә Дан ордены кавалеры, сугыш инвалиды, сугыштан соң Сарман районы «Вахитов» колхозында (соңрак Ильич исемендәге колхоз) төзелеш мастеры булып эшләгән.

Әнисе Мәликә Фәхерле кызы (1923―2010), 1943―1945 елларда Бөек Ватан сугышында катнашкан медицина хезмәте лейтенанты, Мәскәү хәрби округының һава һөҗүменә каршы оборона частьларында дальномерщик булып хезмәт иткән, сугыштан соң Карашай-Саклау авылы ФАПында 30 елдан артык акушер булып эшләгән. II дәрәҗә Ватан сугышы ордены кавалеры[5][6].

Бертуганнары: энеләре Разиф (1949), Рафинат (1951―2003), сеңелләре Розалия (1954), Рәмзия (1957), Разыя (1960).

1954―1962 елларда Рафаил туган авылы ― Сарман районы Карашай-Саклау сигезьеллык мәктәбендә (1969―2010 елларда урта, 2010 елдан тугызъеллык мәктәп)[7] укыган (мәктәп директоры РСФСР халык мәгарифе отличнигы, II группа Бөек Ватан сугышы инвалиды Нурмөхәммәт Нуриәхмәт улы Нуриәхмәтов (1918―1994)[8]). Яхшы укыган, хезмәтне яраткан, спорт белән шөгыльләнгән үсмерне Яңа Юл районы халык мәгарифе бүлеге (мөдире Иван Кириллович Тумреев) һәм ВЛКСМ район комитеты Мактау кәгазе белән бүләкләгән (1959).

1962―1966 елларда Минзәлә шәһәрендә медицина училищесында укыган. Әлеге училищеда укыганда, дами рәвештә спорт белән шөгыльләнгән, грамоталар, дипломнар белән бүләкләнгән, төрле дәрәҗәдәге спорт ярышларында туган Сарман районы өчен дә чыгыш ясаган.

1966―1969 елларда Германия Демократик Республикасында совет каскәрләре төркемендә[d] хәрби хезмәт үткән.

Армиядән кайткач, Сарман районы Өчөйле Саклау, Сарсаз Тәкермән авыллары фельдшер-акушерлык пунктларында, (хәзерге Тукай районы) Останково хастаханәсендә эшләгән.

1970 елда Казан дәүләт ветеринария институтына укырга кергән. Вузда укыганда, спорт төре буларак, татарча-башкортча көрәш белән профессиональ нигездә шөгыльләнгән. Спорт белән бергә, студентларның төзү отрядларын оештыручы һәм җитәкләүче буларак, вузның иҗтимагый тормышында да актив булган.

1974 елның 26 августында юл-транспорт һәлакәтендә фаҗигале төстә һәлак булган. Карашай-Саклау авылы зиратында җирләнгән.

Спорттагы уңышлары

Спорт белән кызыксынуы авыл―-район Сабан туйларыннан башланган: нәселе тирә-якта атаклы көрәшчеләр нәселе булган. Ветеринария институтында укыганда Рафаил Маһиҗан улы 70 кг һәм 80 кг га кадәр (җиңел) үлчәү категорияләрендә көрәшкән. Әүвәл институт күләмендәге ярышларда җиңүләр яулаган. Институт җыелма командасы составында республикакүләм ярышларда һәм РСФСР чемпионатларында катнашып, призлы урыннар алган. Герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә «Социалистик Татарстан» газетасы гамәлгә куйган, «Урожай» җәмгыяте батырларының көрәш буенча ел саен үткәрелә торган ачык турнирында 1973 елда җиңел үлчәүдә батыр калган[1]. 1974 елда татар-башкорт көрәше буенча 80 кг га кадәр (җиңел) үлчәүдә РСФСР чемпионы булган (тренеры ― СССРның спорт мастеры, РСФСР атказанган тренеры Мәгаз Мөбарәкша улы Сәхәбетдинов[9][1]). Спорттагы уңышлары өчен Рафаил Маһиҗан улына 1974 елда «РСФСРның спорт мастеры» исеме бирелгән.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре

  • 1974 ел — РСФСРның милли спорт төрләре буенча спорт мастеры

Шәхси тормышы

Хатыны Сәрия Рәүф кызы (1953 елгы, Арча районы Хәсәншәех авылыннан), Казан медицина училищесын тәмамлап, шәфкать туташы булып эшләгән, хәзер лаеклы ялда, Казанда яши. Улы Руслан Рафаил улы (1972 елгы, югары белемле, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясен тәмамлаган), җитештерү санитариясе һәм экологик куркынычсызлык буенча белгеч булып эшли, гаиләсе белән Чаллының Автозавод районында (36нчы комплекста) яши. Русланның хатыны Инесса Габдулла кызы (1978 елгы, Яр Чаллыда туган), югары белемле, КДПУ тәмамлаган, «Газпром транс Казань» ҖЧҖда эшли. Балалары: улы Булат Руслан улы (2002 елгы), урта техник белемле, автосалонда эшли; кызы Эльвира (2010 елгы), Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиядә укый.

Искәрмәләр

  1. 1,0 1,1 1,2 1,3 Д. Шәрәфетдинов. «Урожай» җәмгыятеннән республика батырлары. «Социалистик Татарстан», 31.10.1973
  2. Султанов Рафаэль Махизянович. Карашай-Саклау мәктәбе сайтында
  3. Илнар Хөснуллин, Лилия Гыймазова. Турнирның 1964―2022 еллардагы җиңүчеләре / Без ― көрәшле халык, Без ― көрәшче халык! («Ватаным Татарстан» газетасының махсус кушымтасы). «Ватаным Татарстан», 15.02.2023, № 23. ― Б.10.
  4. Гордость села. Сайт Карашай-Сакловской школы
  5. Солтанова Мәликә. Сарман районы музее. VK видео, 2:48
  6. «Бессмертный полк». Султанова (Махмутова) Малика Фахерловна. Видео от Дворца культуры «Энергетик» г. Набережные Челны, VK видео, 0:44
  7. МБОУ Карашай-Сакловская ООШ. История школы. karschool.ucoz.ru
  8. Нуриәхмәтов Нурмөхәммәт Нуриәхмәт улы // Д. Х. Гарифуллин. Сарман районы энциклопедиясе. 1нче китап. Яр Чаллы: «Идел-йорт» нәшрияты, 2004. – Б.218.
  9. Сәхәбетдинов Мәгаз Мөбарәкша улы / Татар энциклопедиясенең шәхесләр исемлеге. К.: ТР ФА Татар энциклопедиясе институты, 1997. – Б. 214

Әдәбият

Сылтамалар

Моны да карагыз

Prefix: a b c d e f g h i j k l m n o p q r s t u v w x y z 0 1 2 3 4 5 6 7 8 9

Portal di Ensiklopedia Dunia

Kembali kehalaman sebelumnya