Реджинальд Овчинников
Реджинальд Овчинников (27 март 1926 ел — 2 август 2008) — ССРБ һәм Россия тарихсысы, Россиянең XVIII—XIX гасырлардагы сәяси һәм социаль үсеш тарихын, Пугачев ихтилалын һәм аның А. С. Пушкин әсәрләрендәге чагылышын өйрәнгән белгеч. Тарих фәннәре докторы. БиографиясеРеджинальд Васильевич Овчинников 1926 елның 27 мартында Төмән өлкәсенең Ишем шәһәрендә туа. 1952 елда Мәскәү тарих-архив институтының Тарих бүлеген тәмамлый. Үзәк Дәүләт борынгы актлар архивында эшли. 1965 елда кандидатлык диссертациясе яклый. Шул ук елдан Мәскәү тарих-архив институтында археография кафедрасы укытучысы. 1971 елдан ССРБ Тарихы институтына (Россия Фәннәр академиясенең Тарих институты) өлкән гыйльми хезмәткәр булып күчә, анда 30 елдан артык эшли. 1981 елда докторлык диссертациясе яклый. 1773-1775 еллардагы Крәстьяннар сугышына багышланган 200 фәнни хезмәт авторы, бу күтәрелеш буенча тикшеренүләр һәм документлар: «Документы ставки Е. И. Пугачева повстанческих властей и учреждений. 1773-1774 гг.» (1975), «Манифесты и указы Е. И. Пугачева» (1980), «Следствие и суд над Е. И. Пугачевым и его сподвижниками» (1995), «Емельян Пугачёв на следствии» (1997) һ.б һ.б. тупланмасы авторы[2]. Тикшеренү эшенең икенче мөһим һәм билгеле темасы булып Пугачев ихтилалының А. С. Пушкин ижатында яктыртылуы тора. Пушкинның 20 томлык әсәрләр тупланмасына Пугачев күтәрелеше темасына кагылышлы иҗаты буенча комментарий яза[2]. «Башкортстан территориясендә 1773-1775 еллардагы Крестьян сугышы» документлар тупланмасын әзерли (1975), «Ырынбур Пушкин энциклопедиясен» (1997) һәм «Салават Юлаев» (2004) энциклопедиясен төзүдә катнаша. 2008 елның 2 августында вафат була. Мәскәүдә Преображенск зыяратында җирләнгән[3] Искәрмәләр
Төп хезмәтләре
Сылтамалар
|
Portal di Ensiklopedia Dunia