Репродуктив система
Репродуктив система — күп күзәнәкле тере организмнарның хайваннарның, үсемлекләрнең, гөмбәләрнең җенси үрчүе өчен җаваплы органнар системасы. Бер төргә караган хайваннарның, башка органнары охшаш булса да, репродуктив системасы җенескә карап бик нык аерыла. Бу аерма яңа комбинациядәге генетик материал барлыкка китерә һәм токымның әйләнә-тирә мохит шартларына яраклашуын арттыра[1]. Гормоннар һәм феромоннар кебек матдәләр репродуктив системада мөһим роль уйный[2]. Умырткалыларның репродуктив системасыИмезүчеләрИмезүчеләрнең репродуктив системасы хайваннар арасында иң катлаулысы булып исәпләнә. Җенес әгъзалары аларның тән куышлыгында урнашкан. Ата затларда ул ике орлыклыктан, орлык юлынан һәм кушылу әгъзасыннан тора. Ана затларның үрчү әгъзалары — ике күкәйлек, күкәйлек күзәнәк юллары, аналык һәм җиңсә. Күкәйлектә өлгереп җиткән ана күзәнәк сперматозоид белән очрашкач, күкәй күзәнәк күзәнәк юлының өске бүлегендә аталандырыла. Күзәнәк юлы буйлап хәрәкәт итеп, аталандырылган күкәй күп күзәнәкле яралгыга әверелә һәм азакта аналыкка килеп эләгә. Аналыкта яралгы яхшы саклана һәм анасыннан плацента (соңгылык) — ана карынындагы үсеш чорында ана белән яралгының арасындагы элемтә булдыручы әгъза аша азык ала. Аналыкта бала формалаша. Имезүчеләр тере бала тудыра. КошларКошларның репродуктив системасы корсак куышлыгында урнашкан. Ата затларның — борчак кебек орлыклыклары һәм орлык юллары клоакага ачыла. Ана затның, гадәттә, сул күкәйлеге һәм шулай ук клоакага ачылучы парсыз озын күкәй күзәнәк юлы үсеш ала. Күкәйлектә күкәйләр бер вакытта формалашмый. Күкәйлекләрнең аталануы күкәй күзәнәк юлының өске өлешендә башкарыла. Алар анда аксымлы тышча белән, ә түбән өлешендә кабык белән каплана. Күкәй күзәнәк юлыннан чыкканда кайбер төр кошларның йомырка кабыгы аерым төскә буяла. СөйрәлүчеләрСөйрәлүчеләрнең җенес әгъзалары тән куышлыгында умырткалыкның кабыргалары буйлап ята. Орлыклык һәм күкәйлек каналлары клоакага чыгарыла. Аталану ана зат организмы эчендә башкарыла. Кушылу өчен сөйрәлүчеләрнең махсус әгъзалары була. Ана зат салган йомыркалар күп йомырка сарысы белән тәэмин ителгән һәм тышкы тәэсирдән калын тиреле тышча (еланнар һәм кәлтәләр) яки кабык (ташбакалар һәм крокодиллар) белән сакланалар. ![]() Җир-су хайваннарыҖир-су хайваннарының җенес әгъзалары парлы, ата затларның — озынча формадагы орлыклыгы, ана затларның тән куышлыгында урнашучы бөртекле аналыгы була. Җенес күзәнәкләре — күкәйлек һәм сперматозоидлар — күкәй күзәнәк юлы һәм орлык юлы каналлары аша клоакага чыгарыла[3]. Койрыксыз җир-су хайваннарында тышкы аталану, ә койрыклыларда эчке аталану була[4]. БалыкларБалыкларның ана күзәнәкләре һәм сперматозоидлар тән куышлыгында урнашкан күкәйлек белән орлыклыкта үсә. чыгу өчен махсус енче еге бар. Күпчелек балыкларда тышкы аталану була, шул ук вакытта эчке аталанучы һәм тере тудыручы балыклар да була. Андыйларга диңгезе алабугасы, шулай ук гуппи, кылыч балык, моллинезия кебек кайбер аквариум балыклары да керә. Аталандырылган уылдыклар ана зат тәнендә үсә, аннан алардан йөзәргә һәм тукланырга сәләтле маймычлар чыга. Маймычлар саны уылдык чәчүче балыклардан күпкә кимрәк. Кешенең репродуктив системасыИрләрнең җенес системасы
Кешенең репродуктив системасы — аталандыру һәм кешене үрчетү процессын тәэмин итүче кешенең эчке һәм җенси органнары. Кешенең үрчүе җенси акт барышында аталану нәтиҗәсендә башкарыла.
Кеше югары дәрәҗәдәге җенси диморфизм (ике форма булуы) белән аерыла. Беренче җенси билгеләрдән (җенси органнар) башка, икенче җенси билгеләр һәм җенси баш аермасы бар.
Чыганак
Әдәбият
|
Portal di Ensiklopedia Dunia