Рим Гыйниятуллин
Тәрҗемәи хәлРим Габдулла улы Гыйниятуллин 1943 елның 18 сентябрендә Үзбәкстан ССРның Сәмәрканд өлкәсендә укытучылар гаиләсендә дөньяга килгән. Ташкент төзелеш техникумын, аннары Ташкент авыл хуҗалыгында ирригация һәм мелиорация инженерлары институтын инженер-гидротехник белгечлеге белән тәмамлый. 1957-99 елларда Үзбәкстанның авыл хуҗалыгы һәм су белән тәэмин итү өлкәләрендә эшли. Эшчедән башлап, оста, инженер, өлкән инженер баскычларын үтеп, 1968 елдан төрле җитәкче урыннарда. Озак еллар Үзбәкстан хөкүмәтенең Вице-премьеры, Мелиорация һәм су хуҗалыгы министры (1989-96) булып эшли.[1] 1999-2007 елларда Рим Гыйниятуллин Глобаль экологик фонд, Аралны коткару Халыкара фондының проектларын гамәлгә ашыра. Татар һәм башкорт мәдәни Үзәгенең Аксакаллар шурасы рәисе.[2] 1992 елда Казанда узган I Бөтендөнья Татар конгрессында Үзбәкстан татарлары исеменнән нотык ясый. ГаиләсеАтасы – Габдулла Гыйниятуллин, анасы – Нуриева Бәдигыль. Хатыны – Хәбирова Тәнзилә, Ташкент Халык хуҗалыгы институтын тәмамлаган, икътисад фәннәре кандидаты дәрәҗәсенә лаек. Уллары: Әксән Гыйниятуллин, 1977 елда туган, Ташкент авыл хуҗалыгында ирригация һәм механизация инженерлары институтын, Fordham университетын тәмамлый, 2011-13 елларда — Татарстан авиакомпаниясенең генераль директоры; Искәндәр Гыйниятуллин, шул ук вузлар шәкерте, Аризона университеты каршында Менеджмент мәктәбен тәмамлый. Хезмәтләр
Искәрмәләр
|
Portal di Ensiklopedia Dunia